Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлеме хәбәр ителде


Рәсми мәгълүматка караганда, республикада барлыгы 67 кеше COVID-19 белән үлгән.

Татарстанда COVID-19 вирусы сәбәпле үлемнәр саны арткан. Тагын бер кешенең үлеме бүген рәсми хәбәр ителде. Коронавирус эпидемиясе барлыгы 67 кешенең үлеменә китергән. Бу сан Татарсстанның COVID-19ка каршы көрәш оператив штабы мәгълүматында әйтелә.

Казанда 1957 елгы ир үлгән. Аны коронавирусның авыр формасы белән шәһәрнең 12нче санлы хастаханәсендә оештырылган вакыты covid-һоспитальгә китергән булганнар. Хроник авырулары да булган диелә. Үлем сәбәбе экспертиза натиҗәсендә расланган.

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 21 кешедә коронавирус табылган. Хәзер 782 кеше хастаханәләрдә һәм өйләрендә чирдән дәвалана диелә.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG