Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе "Диоксиново" төркеме намзәтләрен сайлаудан төшереп калдыру карарын раслаган


Яшел Үзән мәхкәмәсе теркәүләрен гамәлдән чыгарылган 13 намзәт һәм дүрт КПРФ намзәтенең исемнәре сайлау бюллетеньнәреннән сызып ташланачак.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Яшел Үзән шәһәр мәхкәмәсенең Осиново авыл шурасына “Берләшкән демократлар” һәм “Яблоко” фиркаләреннән намзәтләрнең теркәлүен гамәлдән чыгару карарын дөрес дип тапты. Бу намзәтләр сайлаудан тулысынча читләштерелде һәм аларның исемнәре сайлау бюллетеннәреннән сызып атылачак. Мәхкәмә шулай ук КПРФ тәкъдим иткән дүрт намзәтнең дә теркәлүен гамәлдән чыгарды.

Осиново авыл шурасына сайланырга җыенган намзәтләр “Диоксиново” төркеменә берләшкән иде. Алар арасында “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин, экология активистлары Ирина Никифорова, Елена Изотова, Елена Бикташева, Гөлназ Равилова һәм башкалар бар. Алар барысы да Осиновода чүп яндыру корылмасы төзүгә каршы чыга. Депутат булып сайланган очракта алар корылма төзү карарын үзгәртү өчен көч куярга җыена иде.

Активистларның сайлауда көндәшләре биргән шикаятьләргә таянып Яшел Үзән шәһәр мәхкәмәсе 13 намзәтне сайлаудан читләштерү карары чыгарган иде. Аларны сайлаучыларны үгетләү материалларын сайлау фондыннан булмаган акчаларга чыгаруда гаепләделәр.

“Табигый, без сайлауда җиңгән булыр идек, шуңа безне алдылар. Хәзер сайлауда бары спойлерлар һәм хакимият яклы намзәтләр генә калды. Хәзер без сайлаучыларыбызга ничек мөрәҗәгать итәргә уйлашабыз” дигән Зиннәтуллин Коммерсантка.

9 сентябрьдә куәт оешмалары Татарстанда һәм башка төбәкләрдә "Берләшкән демократлар" вәкилләрендә тентүләр оештырды.

Теркәлүе алынган намзәтләрнең берсе Эмиль Гәрәев тентүләрнең ни сәбәпле узуы аңлашылмый дип сөйләде.

Бүген Татарстанда һәм Русия төбәкләрендә район һәм шәһәр шураларына депутатлар сайлау башланды. Бердәм тавыш бирү көне 13 сентябрь булса да, яңа канунга ярашлы, тавыш бирү ике көн алдан башлана. Татарстанда һәм тагын берничә төбәктә төбәк җитәкчеләре дә сайлана.

XS
SM
MD
LG