Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны бер айда 8 миллионга арткан


Вирус 188 илгә таралды, барлыгы 28 миллионнан артык кеше чирләде, бер миллионга якын кеше үлде.

Күп илләрдә чир таралуга каршы чаралар күрелүгә карамастан, соңгы вакытта авыручылар саны яңадан арта башлады. Дүрт көн эчендә йогышлы чир эләктерүчеләр саны бер миллионга артты: әле 7 сентябрьдә генә 27 миллион кеше зарарлануы билгеле иде. Бер айда COVID-19 йоктыручылар саны 8 миллионга күбәйде.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус пандемиясен игълан иткәнгә нәкъ ярты ел булды. Вирус 188 илгә таралды, барлыгы 28 миллионнан артык кеше чирләде, бер миллионга якын кеше үлде. Пандемиядән иң нык зыян күргән илләр – АКШ, Һиндстан, Бразилия.

Русиядә COVID-19 йоктыру очраклары тагын арта башлады. Узган тәүлектә 5 504 кешедә коронавирус расланган, бу күрсәткеч июль ахырындагы саннар дәрәҗәсенә кадәр үскән. Стопкоронавирус.рф сайты хәбәр иткәнчә, соңгы тәүлектә илдә 102 кеше коронавирустан үлгән, барлыгы 18 365 кеше авырудан вафат булган. Эпидемия чорында барлыгы 1 051 874 кешедә яңа төр коронавирус табылган. 165 402 кеше дәвалануын дәвам итә.

Франциядә 10 сентябрьдә 10 меңгә якын кешедә коронавирус табылды. Бөтен эпидемия чорында бу иң зур күрсәткеч. Көчле дәвалау бүлекләрендә пациентлар саны да арта дип хәбәр итә BBC. Франция хөкүмәте эпидемиягә каршы чараларны кырыслату мөмкинлеген карый диелә.

Израилдә ике атналык кырыс карантин кертелә. Бу чорда илдә икътисади эшчәнлек тулысынча туктатылачак. Аннары тагын ике атна дәвамында икътисад ярты көченә генә эшләяәк. Мәктәпләр, вузлар ябык булачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 10 сентябрьдә җанлы эфирда республикада коронавирусның икенче дулкыны сәбәпле карантин яңадан кертелү фаразын кире какты.

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның тагын 26 очрагы рәсман теркәлгән. Республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы тагын бер үлем очрагы турында хәбәр итте. Әлмәт район хастаханәсендә 1932 елгы хатын-кыз үлгән диелә. Татарстанда коронавирустан барлыгы 68 үлем рәсми теркәлгән.

фикерләр

XS
SM
MD
LG