Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Беларуста 200ләп кеше тоткарлануын белдерә


Минскида йөреш
Минскида йөреш

Кайбер басмалар исәпләвенчә, протест чараларына 100 меңләп кеше чыккан.

Беларуста 20 сентябрьдә протест чараларында 211 кеше тоткарланган дип хәбәр итә "Весна" беларус хокук яклау үзәге.

Үзәк мәгълүматларына караганда, Минскида 148 кеше, шул исәптән Русиянең ике ватандашы, башка шәһәрләрдә җәмгысе 63 кеше тоткарланган. "Весна" сайтында исемлек яңарып тора.

Минскида якшәмбе "Гаделлек маршы" узды. Reuters һәм БелаПАН агентлыгы исәпләвенчә, анда 100 мең кеше катнашкан.

Беларус эчке эшләр министрлыгы илдә күпме кеше тоткарлануы, протестларга күпме кеше чыгуы турында хәбәр итмәде.

XS
SM
MD
LG