Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым блогеры Мемедеминов Русиядәге колониядән иреккә чыкты


Нариман Мемедеминов колониядән чыккач
Нариман Мемедеминов колониядән чыккач

Мемедеминов террорчылыкка чакыру маддәсе нигезендә 2,5 ел төрмәдә утырды.

Кырымтатар блогеры һәм журналист, “Кырым теләктәшлеге” иҗтимагый оешмасы медиа-координаторы Нариман Мемедеминов Русия мәхкәмәсе биргән төрмә җәзасын тулысынча үтәп, иреккә чыкты. Ростов өлкәсе Садковский бистәсендә урнашкан 8нче санлы колониядән аны каршы алырга якыннары, фикердәшләре белән бергә Украинаның баш консулы Тарас Малышевский да килгән.

Ростов өлкәсендәге колониягә Мемедеминовны 2020 елның июнендә җибәргән иделәр.

Кырым блогерын 2018 елның мартында тоткарладылар. Хокук саклау органнары аның 2013-2015 елларда YouTube-та алып барган каналында Русия кануннарын бозучы материаллар бар дип белдерде. Мемедеминов видеоларында сәяси вакыйгаларга аңлатма бирелә, ислам нормаларын үтәргә чакырыла, Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне, Балаларны яклау көне һәм Русиядәге башка бәйрәмнәр уңаеннан фикерләр белдерелә.

2019 елның октябрендә Мемедеминов террорчылыкка чакыруда гаепле дип танылды һәм ике ярым елга ирегеннәнмәхрүм ителде.

Мемедеминовны иреккә чыгаруны таләп итеп, Украинада хокук яклаучы һәм журналист оешмалары халыкара оешмаларга һәм төрле илләр хөкүмәтләренә мөрәҗәгать иткән иде.

Русиянең “Мемориал” хокук яклау үзәге Мемедеминовны сәяси тоткын дип таныды.

2019 елда Украина журналистлар берлеге Нариман Мемедеминовны Кырымда эзәрлекләнгән кырымтатар журналистлары белән беррәттән “Сүз иреген яклаган өчен” премиясе белән бүләкләде.

XS
SM
MD
LG