Accessibility links

Беларуста протест чарасында 600гә якын кеше тоткарланды


Мински, 11 октябрь
Мински, 11 октябрь

ОМОН тыныч митингка чыккан кешеләрне су аткычлар һәм яктылык-тавыш гранаталары белән куып таратты.

Беларуста 11 октябрьдә барган протест чараларында барлыгы 586 кеше тоткарланган, шуларның биш йөзе – Минскида. Тоткарланучылар арасында чараны яктырту өчен килгән кырыктан артык журналист һәм фотограф та бар. Бу мәгълүматны “Весна” хокук яклау үзәге китерә.

Якшәмбе чарасын ОМОН моңарчы булмаганча кырыс гамәлләр кулланып куып таратты. Социяль челтәрләр һәм бәйсез медиалар урамнарда кыйналган протестчыларның фотоларын чыгарды. Дистәләрчә кеше зыян күргәне әйтелә. Минскида ОМОН тыныч митингка каршы су аткычлар һәм яктылык һәм тавыш белән миңгерәйтә торган гранаталар кулланды.

Каршылык чаралары Беларусның башка шәһәрләрендә дә узды. Брест, Витебски, Могилев, Гродно, Молодечно, Жлобин, Кобрин һәм Бобруйски шәһәрләрендә дә протестта катнашучыларны тоткарлаулар булды.

Хакимиятнең тыюларына карамастан, берничә дистә мең кеше, урам буйлап тезелеп, Мински үзәгенә уза алды.

Шимбә көнне Минскида хатын-кызларның репрессияләргә каршы йөреше дә үткән иде. Анда катнашкан хатын-кызлар чәчәк бәйләмнәре тотып Минскидагы Бәйсезлек проспекты буйлап узды.

9 сентябрьдә президент сайлауларыннан соң Беларуста көн саен протест чаралары уза. Беларус халкының зур өлеше сайлаулар гадел булмады, алтынчы мәртәбә президент мөддәтенә баручы Александр Лукашенка хәрәмләшү юлы белән җиңде дип саный. Һәр якшәмбедә йөз меңнән артык кеше Минскида һәм башка шәһәрләрдә урамга чыга. Алар Лукашенканың китүен һәм сайлауларны яңадан уздыруны таләп итә. Протестларны бастырганда ким дигәндә дүрт кеше һәлак булды, алты кеше хәбәрсез югалган санала. Зыян күргәннәрнең һәм кулга алынганнарның төгәл саны хәзергә кадәр билгеле түгел, ләкин алар берничә мең.

Европа берлеге илләре һәм АКШ Беларуста узган сайлауларның легитим булуын танымады. Русия сайлауларны таныды һәм ызгыш көчәеп китсә, Лукашенкага ярдәм вәгъдә итә, шул исәптән куәт ягыннан да. Лукашенка җәмәгатьчелектән һәм ил халкыннан яшереп инаугурация уздырды.

10 октябрьдә Лукашенка Минскида КГБның тикшерү изоляторында булып, сайлауларда үзенең оппоненты булган Виктор Бабарико һәм башка кулга алынган сәясәтчеләр белән очрашты. Әлеге очрашудан соң Бабарико тарафдары Юрий Воскресенский һәм PandaDoc ширкәтенең Беларус офисы мөдире Дмитрий Рабцевич чыгарылган диелә. Алар йорт сагына күчерелгән дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG