Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр Камчаткада экология казасына суүсемнәр үрчүе гаепле дип фаразлый


Камчатка каренда экология казасы

Шул ук вакытта экспедициядә катнашучы галимнәр техноген сәбәпләрне дә читкә куймый. 

Камчатканың Авача култыгындагы экспедициядән кайтучы галимнәр биредәге экологик хәлнең начараюына агулы суүсемнәр гаепле булырга мөмкин дип белдерде. Бу хакта Камчатка крае хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Шул ук вакытта экспедициядә катнашучылар техноген сәбәпләрне дә читкә куймый.

"Әлеге гадәттән тыш хәл микросуүсемнәр популяциясенең бик тиз артуы белән бәйле дип шикләнәбез", дип китерелә белдерүдә Ерак Көнчыгыш университетының экология һәм су организмнарының эволюцион биология лабораториясе җитәкчесе Кирилл Винников сүзләре.

"Суүсемнәр күпләп чәчәк аткан вакытта суда кислород дәрәҗәсе кими, шулай ук алар токсиннар бүлеп чыгара", дип язды шул ук университет проректоры Дмитрий Земцов.

Башка кайбер галимнәр дә әлеге версияне хуплый. Хәзер диңгез экспедициясе уздырып, бу суүсемнәрнең ни өчен активлашуын тикшерергә кирәк ди алар.

Тикшерүләр Козельский полигонының Авача култыгына техноген зыян салуын расламаган, ләкин киләчәктә крайның башка урыннарында, әйтик, Приливная култыгында куркыныч калдыклар күмелгән җирләрне тикшерергә кирәк диелә.

Галимнәр диңгезнең дүрт ноктасыннан үрнәкләр алаган. Алар Ерак Көнчыгыш федераль университетына һәм Русия фәннәр академиясенең Ерак Көнчыгыш бүлегенә җибәрелгән. Белгечләр бәяләвенчә, иң зур зыянны су керпеләре күргән.

Октябрь башында Камчаткадагы балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институты һәм Тын океан география институты Камчатка филиалы белгечләре Авача култыгы ярында билгесез матдә белән агулану сәбәпле диңгез организмнарының 95% һәлак булды дип белдергән иде. Галимнәр сүзләренчә, 10 метрдан алып 15 метрга кадәр тирәнлектә хайваннар үлүе күзәтелә.

Төбәк тикшерү комитеты һәм Камчатка районара табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү башлады. Алар яр буе диңгез суларында нефть продуктлары белән пычрану дәрәҗәсе 3,5 тапкыр, фенол белән зарарлану 2,5 тапкыр артыграк булуын ачыклады. Бу уңайдан җинаять эше ачылды.

Greenpeace оешмасының Русия бүлеге Камчатка ярларында экология һәлакәте бара дип белдерде. Экология активистлары су пычрануның сәбәпләрен кичекмәстән тикшерүне һәм табигатькә китерелгән зыянны төзәтүне таләп итә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG