Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан президенты вазифасыннан китүен игълан итте


Китү турындагы карарын Сообонбай Жээнбеков кан кою булдырмас өчен дип аңлатты.

Кызгызстан президенты Сообонбай Жээнбеков илдә барган протест чаралары шартларында үзенең вазифасыннан китүен хәбәр итте. Бу турыда аның президент сайтында чыккан мөрәҗәгатендә әйтелә.

Жээнбеков хокук саклау органнары һәм протестта катнашучылар арасында бәрелешләр булырга мөмкин дигән. Ул кан коелуын теләмим, шуңа китәргә булдым дигән.

Жээнбеков яңа премьер-министр Садыр Жапаровны үзенең тарафдарларын илнең башкаласы Бишкәктән алып китәргә чакырган.

Жапаров 14 октябрьдә хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнде. Ул президент белән аның вазифасыннан китүе хакында сөйләшүләр алып барыла дип белдергән иде. “Ул китәчәк, соңгы минутлар калды” дип белдерде кичә Жапаров. Тик шулай да бу сөйәшүләрдән соң Жээнбековның матбугат хезмәте президент вазифасыннан китәргә җыенмый дип белдерде.

Жапаровның тарафдарлары хөкүмәт бинасы янына җыелып, Жээнбеков китмичә таралмыйбыз дип белдерде.

4 октярьдә парламент сайлаулары узганнан соң башланган протест чаралары вакытында Садыр Жапаров төрмәдән азат ителгән иде. Ул тотыклар алу турындагы җинаять эше нигезендә төрмәгә утыртылган иде. Аның тарафдарлары җинаять эшенең сәяси сәбәпләр белән ачылганын белдерде.

Кыргызстанда парламент сайлауларында хакимият яклы фиркаләр җиңде. Оппозиция фиркаләре тарафдарлары протест чараларына чыкты. Урам бәрелешләрендә бер меңнән артык кеше зыян күрде. Парламент бинасы һәм президент сарае берникадәр вакытка протестчылар кулында булды. Кыргызстан башкаласы Бишкәктә гадәттән тыш хәл игълан ителде, шәһәргә гаскәр һәм гаскәри техника кертелде.

9 октябрьдә Кыргызстан президенты ил хөкүмәтен таратты.

Парламент сайлаулары нәтиҗәсе Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан гамәлдән чыгарылды, яңа сайлаулар көне әлегә билгеләнмәгән.

Илнең конституциясенә ярашлы, президент вазифасын хәзер парламент спикеры башкарырга тиеш. Спикер итеп 14 октябрьдә “Кыргызстан” сәяси фиркасе җитәкчесе Канат Исаев сайланды.

XS
SM
MD
LG