Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус йоктыруның рекордлы тәүлеклек саны теркәлде


Рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлектә COVID-19 диагнозы 17 347 кешегә куелган.

Русиядә коронавирус йоктыру очракларының тәүлеклек күрсәткече тагын моңарчы булмаганча артты. Узган тәүлектә COVID-19 диагнозы 17 347 кешегә куелган. Шулай итеп, Русиядә эпидемия дәвамында барлыгы 1 531 224 кешедә яңа төр коронавирус инфекциясе ачыкланган. Әлеге саннар Русия рәсми статистикасы алып барыла торган стопкоронавирус.рф сайтында китерелә. Тәүлек эчендә 7 574 кеше савыккан дип хәбәр ителә.

Соңгы тәүлектә коронавирустан 219 кеше үлгән. Эпидемия чорында коронавирус Русиядә барлыгы 26 269 кешенең гомерен өзгән.

Татарстанда COVID-19 йоктыруның тагын 45 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше хастаханәгә салынган, 42 кеше өйләрендә дәвалана дип хәбәр итә Татарстанның коронаврус каршы көрәш оператив штабы. 35 очрак яше 30дан 70кә кадәр булган кешеләр арасында диелә.

26 октябрьгә Татарстанда коронавирус йоктыруның 8190 очрагы рәсмән теркәлгән. Барлыгы 6941 кеше савыккан. Татарстан штабы саннарына караганда, барлыгы 107 кеше үлгән.

Соңгы тәүлекләрдә Башкортстанда да коронавирус йоктыру очраклары сизелерлек артты.

фикерләр

XS
SM
MD
LG