2021 елда Русиядә хайваннарны идентификацияләү турындагы федераль канун кабул ителер дип көтелә. Татарстан пилот төбәк буларак бу эшне октябрьдән башлый. Бу хакта бүген Татарстан баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде. Зур агрофирмалардан башлап шәхси хуҗалыкларга кадәр барлык хайваннарны да чиплаштырырга яки тамга эләргә тиеш булачаклар. Шул рәвешле, дәүләт хуҗалыкларның эшен тулысынча күзәтеп бара алачак.
“Хайванга тамга, келәймә, чип эленәчәк. Аларны Россельхознадзор бирә. Хайваннар Русиянең бердәм электрон базасына кертеләчәк. Ул “Меркурий” системы белән берләштереләчәк. Теләсә-кайсы үзгәреш шушы базага кереп барачак. 2021 елның беренче яртысында федераль канун кабул ителер дип көтелә. Хайваннарның категориясе елларга бүлеп билгеләнәчәк. 2028 елга кадәр без бөтен хайваннарны идентификацияләргә тиеш булачакбыз. Бу эт, мәчеләрдән алып умарта ояларына кадәр кагыла. Без хайваннарның тууыннан алып хәзерге көнгә кадәр ничек яшәүләре турында мәгълүмат алачакбыз. Хайванның бер төбәктән икенчесенә күчүен дә күренәчәк. Бу үзгәрешләрдән башка иминлекне тәэмин итеп булмый”, диде Татарстан баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов.
Һәр умарта оясын идентификацияләргә туры киләчәк, ә кош-кортларны төркемләп билгелиячәкләр. Бу үзгәрешләр берничә тавык тоткан әбиләргә дә кагылачак. Идентификация узмаган хайванның итеп сатып булмаячак, ди Хисаметдинов.
Пилот проект буларак Татарстанда бу эш быелның август аенда эшли башлаган. Башта Балтач һәм Арча районнарында, октябрьдән бөтен республика буенча әлеге эш алып барыла. Октябрьдә мөгезле эре терлекне идентификацияли башлаганнар. 2021 елда атларны, 2022 елда дуңгыз һәм кош-кортларны һәм 2024 елда бал кортлары белән балыкларга алыначаклар.
“Хайван туу беллән аңа тәүлек эчендә тамга куелырга тиеш. Аны ветеринар хезмәте белгече раслый. Шәхси хуҗалыкларда тамгалау сезонлы ветеринар профилактик чаралары вакытында эшләнәчәк. Әйтик, вакцинация яки кан алу вакытында. Бүгенгә безнең системда 2927 мөгезле эре терлек теркәлгән. Бу барлык малларның 0,4 проценты кына. Күрше төбәкләрдә бу эш ике ел элек башланды. Анда 20,5 процент хайван теркәлде. Октябрьдән без барлык туган терлекне терки башларга җыенабыз”, диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов.
Тамгалау эшен һәр хуҗалык башлыгы үз башкарырга тиеш булачак. Шәхси хуҗалыкларда ул бер хайванга 50 сумга төшәчәк, зур хуҗалыкларда – 100 сум, диде Гарипов.