Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан башкарма комитеты Осиново чүп яндыру корылмасына каршы пикетны килештерде


Активистлар чарада корылмага каршы имзалар җыярга ниятли.

Казан шәһәре башкарма комитеты Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасы төзүгә карши пикет уздыруны килештерде. Бу турыда акцияне оештыручыларның берсе Альберт Гарапов хәбәр итте. Пикет 31 октябрьдә Казандагы Ленин исемендәге мәдәният сарае каршында узачак.

Гарапов сүзләренчә, әлеге чара экология торышын контрольдә тоту челтәре төзү максатына да юнәлтелгән булачак. Шулай ук калдыкларны киметүнең альтернатив ысуллары – чүпне эшкәртүне кертү юнәлешенә дә игътибар биреләчәк. Пикет вакытында чүп яндыру корылмасына каршы имзалар җыю да күздә тотыла.

Башкарма комитет акциядә коронавирус таралуга каршы чаралар күрү кирәклеге турында кисәткән. Оештыручылар битлек кию һәм социаль ара калдыру таләпләрен үтәргә җыенуларын белдерә.

Бер атна элек Русия дәүләт үсеш корпорациясе (ВЭБ. РФ) Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасы төзелешенә кредитның беренче өлешен бирде. Кредит күләме 2,5 миллиард сумга кадәр тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG