Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутат Марат Галиев: дотацион төбәк булу файдалырак була башлады  


Марат Галиев
Марат Галиев

Русиядә донор төбәкләр саны ике тапкырга кимегән.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Марат Галиев Мәскәүнең икътисади сәясәтенә ризасызлык белдерде. Бу хакта ул парламент сессиясе вакытында махсус чыгыш ясаганда әйтте. Тискәре сәясәт буларак ул үз-үзен яшәтә алмый торган дотацион төбәкләрнең барлыкка килүен атады. Аның сүзләренчә, Татарстанга бюджет корганда федераль җитәкчелекнең уен кагыйдәләре белән эш итәргә туры килә.

“Русиядә төбәкләрне стимуллаштыру системын булдырмадылар. Без федераль үзәккә акча җибәрәбез, аннан кире алабыз. Моны бер дәүләт тә эшләми. Дотацион төбәк булу файдага була башлады. Моңа стимул бирелде. Без еш кына 1990нчы елларны сүгәбез. Ләкин ул елларның иң яхшы вакытында Русиядә 18 төбәк үз-үзен яшәтә ала иде. Киләчәктә 30 төбәкне донор итү эше каралды. Бу үзенә күрә бер сәясәт иде. Хәзер донор төбәкләр саны 8, кайбер чыганакларга караганда, 10 гына. 85 төбәктән торган ил өчен бу аз. Сүз уңаеннан, Русия резерв фондын формалаштыруда Татарстан актив катнашты. Анда нефть продуктларын читкә сатучы буларак безнең өлешебез зур. Бу илнең үзенчәлеге”, диде Марат Галиев.

Икътисади кризиста Русия дөньяда алга киткән илләр үрнәген тулысынча кулланмады, дип саный депутат. Ул илдә салымнарны киметмәүгә дә үз ризасызлыгын белдерде.

“Дөньяда икътисади ихтыяҗны арттыруга этәргеч бирү, җитештерүне стимуллаштыру, салымнарны азайту, акча биреп тору практикасы бар. Бу эшләр Русиядә һәм безнең республикада да күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашырыла. Ләкин салымны киметүгә бармыйлар. Кризис вакытында без салымнарны азайтмыйбыз. Бары кече бизнес өчен генә пенсия түләүләрен киметтек. Бу зур ярдәм, ләкин җитәрлек түгел”, ди Галиев.

Дәүләт шурасы депутаты сүзләренчә, Татарстанга бюджетны шундый шартларда кабул итәргә туры килә. Соңгы елларда ул күзәтелгән уңай күрсәткечләр дип республиканың нефтькә бәйлелектән китү сәясәтен атады. Мондый нәтиҗәсе күренә ди ул.

Татарстан Дәүләт шурасы 29 октябрьдә узган утырышта республиканың 2021 елга бюджетын беренче укылышта кабул итте. Республиканың берләштерелгән бюджетының кытлыгы 3 млрд сум тәшкил итәчәк. Керемнәр 312,7 млрд сум, чыгымнар 315,7 млрд сум күләмендә салынган.

XS
SM
MD
LG