Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кукмарада полициягә һөҗүм эше кысаларында алты кеше сак астына алынды


Кукмарада полиция бүлеге
Кукмарада полиция бүлеге

Һөҗүм ясаганда үтерелгән яшүсмернең үги әтисе Марат Җамалиев һәм тагын биш кеше террорлык гамәле кылуга омтылу маддәсе нигезендә кулга алынды.

Кукмара районы мәхкәмәсе “террорлык гамәле кылуга омтылу” маддәсе нигезендә өч ирне кулга алган. Бу турыда мәхкәмәнең картотекасында әйтелә. Әлеге кешеләр 30 октябрьдә полиция бүлегенә һөҗүмгә катнашы булуда шикләнелә. Мәхкәмә сайтында аларның исемнәре китерелми, ләкин Газета.ру язганча, болар – шушы район кешеләре Илфат Абдуллин, Альфред Гыйльмуллин һәм Рифат Әхмәдуллин.

Элегрәк мәхкәмә әлеге эш кысаларында Рәис Закиров, Рөстәм Маняпов һәм Марат Җамалиевны 30 декабрьгә кадәр кулга алган иде. Җамалиев полициягә һөҗүм вакытында үтерелгән үсмернең үги әтисе.

Алтай краенда туган, Башкортстанда яшәгән 16 яшьлек Виталий Антипов 30 октябрь төнлә Кукмара полициясе бинасына һөҗүм итүе турында белдерелде. Үзен тоткарларга җыенган полиция хезмәткәренә пычак кадавы әйтелде. Полиция аны атып үтерде.

Полиция бүлегенә һөҗүм турында “террорлык гамәле кылырга омтылу” һәм “полиция хезмәткәре тормышына һөҗүм” маддәләре нигезендә җинаять эше ачылды.

Кулга алынган ирләр элек тә террорлык гамәле өчен хөкем ителгән иде. Алар Пенза өлкәсендә газ үткәргече шартлатуда гаепле дип табылды. Марат Җамалиев 2001 елда диверсия һәм канунсыз корал җитештерү маддәләре белән хөкем ителеп, 14 ел кырыс тәртипле колониядә утырып чыккан. Рәис Закиров һәм Рөстәм Маняпов диверсия маддәсе нигезендә 12шәр ел, Рифат Әхмәдуллин - 13 ел, Илфат Абдуллин – 12 ел ярым төрмә җәзасы алган.

Рәсмиләр бу җинаятьне бер төркем радикаль исламистлар кылган, алар Чечняда Шамил Басаев һәм Хаттаб лагерьларында өйрәнү узган диде. Югары мәхкәмә бу җинаятьтә гаепләнгән 10 кешене төрле елга төрмә җәзасына хөкем итте.

XS
SM
MD
LG