Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда Русия боралагы бәреп төшерелде


Ми-24 боралагы
Ми-24 боралагы

Азәрбайҗан ягы боралакны ялгыш бәреп төшерүен таныды.

Әрмәнстанда Русия боралыгыныың җиргә килеп төшүе билгеле булды. Русиянең Ми-24 боралагы Әрмәнстан күгендә Азәрбайҗан чигендә күчмә зенит ракет коралыннан бәреп төшерелгән дип белдерде Русия саклану министрлыгы. Ми-24 Әрмәнстанның таулы җирлегенә килеп төшкән, экипажның ике әгъзасы һәлак булган, өченчесе аэродромга китерелгән диләр министрлыкта. Боралак килеп төшкән урын Азәрбайҗан чигендә, Әрмәнстанның Ерасх авылы янында. Бу авылдан Төркия һәм Иран чикләренә 10 километр тирәсе генә.

Боралак Әрмәнстанда урнашкан Русия хәрби базасына машиналар кәрәванын озатып барган диелә.

Соңрак Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы Русия боралагын ялгыш бәреп төшерүе турында хәбәр итте. Министрлык Русиядән гафу үтенүен һәм компенсация түләргә әзер булуын да белдерде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG