Accessibility links

Кайнар хәбәр

Baza: Марат Хөснуллин миллиард сумлык йортта яши


Марат Хөснуллин

Baza тикшеренүендә Хөснуллинның якынча бер миллиард сум торган йортта яшәве, йорт урнашкан җирне аның гаиләсенә бәйле булган "Нико" оешмасы сатып алганлыгы языла.

Baza медиа чарасы Русия вице-премьеры Марат Хөснуллинның Мәскәүнең Серебряный бор дип аталган табигать тыюлыгында урнашкан, бәясе якынча бер миллиард сум булган йортта яшәве турында тикшеренү хисабын чыгарган. Шул ук вакытта, рәсми декларациягә күрә, 2019 елда Хөснуллин 17,4 миллион сум акча эшләгән.

Әлеге йортка аның катнашын Baza вице-премьерның эш машинасы хәрәкәтен өйрәнеп белгән, шулай ук аны Серебряный борда видеога да төшергәннәр. Моннан тыш, Хөснуллинның кызы да табигать тыюлыгы тирәсендә урнашкан мәктәпкә йөри, диелә хисапта.

Baza мәгълүматынча, Хөснуллин яшәгән җир 3100 дүрткел метр мәйдан тәшкил итә. Анда якынча мең дүрткел метр зурлыгындагы һәм 400 дүрткел метр зурлыгындагы ике йорт урнашкан.

Русиянең барлык дәүләт хезмәткәрләре үз милкен декларациядә күрсәтергә тиеш. Хөснуллинның 2019 елгы декларациясендә Серебряный бордагы җире һәм йорты күрсәтелмәгән. Ул әлеге йортны арендага алса да, аны шулай ук декларациядә күрсәтергә тиеш булган, диелә хисапта. Шул ук вакытта, тикшеренү авторлары әлеге йортны хәтта арендага алу да кыйбатка төшә, Хөснуллин рәсми эшләгән акчага аны алу мөмкин түгел дип саный.

Серебряный бор – Мәскәү елгасы буенда урнашкан кыйбатлы җир. Биредә Русиянең Forbes исемлегенә кергән эшкуарлар Вагит Алекперов, Владимир Евтушенков, Григорий Березкин яши, шулай ук Русия вице-премьеры Юрий Трутнев йорты да бар, ди Baza. Биредә 100 дүрткел метр җир бәясе якынча 30 миллион сум тәшкил итә.

Baza әлеге җирне рәсми рәвештә "Нико" оешмасы сатып алган дип белдерә, һәм оешманың Хөснуллин гаиләсенә бәйлелеген таба. Әлеге оешманың Татарстан белән бәйләнеше дә зур, диелә тикшеренүдә.

Марат Хөснуллин Baza-ның сорауларына җавап бирүдән баш тарткан.

2020 елның гыйнварыннан Марат Хөснуллин Русия вице-премьеры вазифасына билгеләнде. 2001 елдан ул Татарстан төзелеш министры булып эшләде, 2010 елның декабреннән 2020 ел гыйнварына кадәр Мәскәү мэрының төзелеш өчен җаваплы урынбасары булды, реновация програмы өчен җавап тотты.

2016 елда коррупциягә каршы көрәшүче Transparency International оешмасы Хөснуллинның Татарстанда министр булып эшләгәндә аның әнисенең оффшор ширкәтенә караган оешмалар дәүләт килешүләре нигезендә 10 миллиард сум акча алганын белдерде. Оешма Хөснуллинның гамәлләрендә кимендә мәнфәгатьләр каршылыгы күренә дип белдерде.

2020 ел башында Хөснуллинның кызы Мәликәгә Мәскәү үзәгендә урнашкан, кимендә 200 миллион сум торган фатирны бүләк итүе билгеле булды. Шулай ук медиа чаралары аның гаиләсендә 3,2 млрд сумлык активлары булуын хәбәр итте.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG