Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда башлап язучылар өчен "Кыскача" әдәби лабораториясе узачак


Башлап язучылар өчен атналык курсларны URBANTATAR берләшмәсе оештыра.

Чаллыда URBANTATAR берләшмәсенең “Кыскача” әдәби лабораториясе башлана. Атналык өйрәтү програмының беренче дәресләре 21 ноябрьдә узачак. 20 ноябрьгә кадәр проектка гаризалар кабул ителә, анда 15 кеше катнашыр дип көтелә.

Белем бирү програмында онлайн һәм офлайн форматтагы лекцөияләр каралган. Аларны язучы Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрь Луиза Янсуар, режиссер Илшат Сәетов, тел галиме Венера Макарова, музыкант Рәдиф Кашапов, нәшир Гүзәл Хәсәнова уздырачак. Моннан тыш, “Ачык Университет” проектының татар мәдәниятына кагылышлы лекцияләре дә өйрәнеләчәк.

Лабораториядә белем алганнан соң, проектта катнашучылар үзләре язган кече форматтагы әсәр (хикәя) тәкъдим итәчәк диелә.

URBANTATAR Чаллы шәһәрендә татар яшьләрен берләштерә. Ул сыйфатлы проектлар аша шәһәр мөхитендә һәм яшьләр арасында туган телне популярлаштыру максатында оешкан.

2020нче елның җәендә берләшмә URBANTATAR интернет-радиосы ачты.

Быел "Калеб" иҗат берләшмәсе дә яшь язучылар өчен кыска хикәяләр марафоны игълан иткән иде. Анда Казан, Стәрлетамак, Чаллы, Тукай районы, Кама тамагыннан 12 яшь язучы катнашты.

28 гыйнвардан 3 мартка кадәр алар һәр атна яңа кыска хикәяләр иҗат итте.

XS
SM
MD
LG