Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда һәр унынчы кешенең хезмәт хакы 15 меңнән кимрәк


Югары хезмәт хакы алып эшләүчеләр саны ягыннан Татарстан илдә 39нчы, Башкортстан 36нчы урынга чыккан.

Татарстанда 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алучылар 2,9 процент тәшкил итә, ә аз акча алып эшләүчеләр (15 мең сумнан ким) – 10,2 процент. Бу күрсәткечләре белән республика илдә 39нчы урынга чыккан. Башкортстанда хәлләр яхшырак – эшләүчеләрнең 3,2 проценты 100 мең сумнан артык акча ала, бу күрсәткеч республиканы 36нчы урынга куйган. Шул ук вакытта 15 меңнән дә азрак хезмәт хакы алып эшләүчеләр Башкортстанда 11,1 процент. Әлеге саннар РИА Новости тикшеренүендә китерелә.

Рейтинг башында – Чукотка, Ямал-Ненец һәм Ненец автоном бүлгеләре, Мәскәү, Магадан һәм Сахалин өлкәләре. Бу төбәкләрдә һәр бишенче кешенең хезмәт хакы 100 мең сумнан арта. Чукоткада эшләүче кешеләрнең 40 проценты ким дигәндә 100 мең сум хезмәт хакы ала.

Русия күләмендә андый хезмәт хакын 7,9 процент кеше ала, 2020 елда бу күрсәткеч 0,9 процентка үскән диелә. Гомумән алганда, илдә хезмәт хаклары 23 мең сумнан 56 сумга кадәр тәшкил итә.

Якутия (18,9%), Ханты-Манси автоном бүлгесе (18,4%), Камчатка (18,4%) һәм Петербур (13,5%) да югары хезмәт хакы алучылар күбрәк булган төбәкләр унлыгына кергән.

Русиянең дүрт төбәгендә халыкның дүрттән бере 15 мең сумнан да азрак акча алып эшли. Дагъстанда шундыйлар 29,1 процент. Карачай-Чиркәс, Чечен, Кабарда-Балкар, Төньяк Осетия республикаларында да түбән хезмәт хаклары күп.

Русия саннарына караганда, һәр 11нче хезмәткәр аена 15 мең сумнан да кимрәк акча алып эшли.

Татарстан статистика идарәсе мәгълуматынча, республикада уртача хезмәт хакы (гыйнвар-сентябрь айларына) 38 132 сум тәшкил иткән. Башстат саннарына карый, августта республикада уртача хезмәт хакы 37 854 сум булган.

XS
SM
MD
LG