Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембайда халык яңа төзекләндерелгән балалар поликлиникасын сүтүгә каршы чыкты


Ишембайдагы балалар поликлиникасы
Ишембайдагы балалар поликлиникасы

Бинаны җимерү карары коррупция максатыннан булырга мөмкин дигән фикерләр әйтелә. Активистлар прокуратурага шикаять язган.

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә 1971 елда төзелгән балалар поликлиникасы бинасын сүтәргә җыеналар. Бу турыда карарны Ишембай районы башлыгы Азамат Абдрахманов имзалаган диелә. Бина язмышы хакында Ишембай үзәк район хастаханәсе баш табибы Валерий Шапочкин игълан иткән.

Әмма шәһәр халкы бу карар белән риза түгел. Алар бинаны җимереп, халыкны балалар поликлиникасыннан мәхрүм итү махсус эшләнә дип шикләнә. Монда коррупция максаты тормый микән дигән фикерләр әйтелә. Чөнки әле күптән түгел генә бу бинада төзекләндерү башкарылган, бу эшләр барышында бинаның файдалануга яраксызлыгы турында бер сүз дә булмаган дип яза ProUfu.ru. Хәзер активистлар бинаның яраксызлыгы турында экспертиза карар чыгарган оешманы прокуратура тикшерүен сорый. Бу турыда шикаять прокуратурага җибәрелгән диелә.

ВКонтакте челтәрендә "Ишембай шәһәрендә балалар хастаханәсен саклап калыйк" дигән төркемдә кызу бәхәс бара. Анда катнашучылар иртәгә урам җыены оештырып, бинаның яраксызлыгы турында кәгазьләрне халыкка күрсәтүне таләп итәргә тели.

XS
SM
MD
LG