Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Куштауны яклаган Диләрә Ахунҗановага штраф карарын гамәлдән чыгарды


Диләрә Ахунҗанова
Диләрә Ахунҗанова

Куштау турында фото төшереп, интернетка элгән өчен активистны 5 мең сум штрафка хөкем иткәннәр иде.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе активист Диләрә Ахунҗановага карата Әлшәй районы мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарган һәм аны административ эзәрлекләүне туктаткан. Бу турыда ProUfu.ru хәбәр итә.

Ахунҗанова августта Куштауны яклап интернетта фото урнаштырган өчен җавапка тартылган иде. Ул ачык чара уздыру кагыйдәләрен бозуда гаепле дип табылды һәм 5 мең сум штрафка хөкем ителде.

"12 августта "Раевка Куштауны саклап калуны яклый" дигән плакат тотып төшкән фото турында сүз бара. Бернинди дә чараларда катнашырга чакыру булмады. Үзем Куштауда соңгы тапкыр 9 августта тыныч флешмобта булдым, башка анда бармадым. Мин бары табигать һәйкәлләренең саклануын яклыйм" дип аңлаткан иде Әлшәй районы мәхкәмәсе карарыннан соң Ахунҗанова.

Активист үзен Раевка янында нефть шламы саклагычы төзүгә каршы көрәшкән өчен эзәрлеклиләр дип саный.

XS
SM
MD
LG