Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кырым һәм Акъяр үсеше өчен акча бүлүне 1,7 тапкырга арттырган


Кырым, Ялта.
Кырым, Ялта.

Кырым үсеше програмы 2025 елга кадәр озайтылган, аңа 712,05 млрд сум бүленгән.

Русия хөкүмәте аннексияләнгән Кырым ярымутравының социаль-икътисади үсеш дәүләт програмын 2025 елга кадәр озайткан. Бу хакта тиешле карарга сылтанып Русия матбугат чаралары хәбәр итә.

"Интерфакс" язуынча, програмны финанслау күләме 1,7 тапкырга диярлек артып 712,05 млрд сумга җиткән.

Кырым һәм Акъярның социаль-икътисади үсеш дәүләт програмы 2019 елның гыйнварында кабул ителгән иде. Ул бер этапта (2019-2022 елларда) тормышка ашырылырга тиеш булды, соңгы мәгълүматларга караганда, програмны финанслауга 420,09 млрд сум бүленгән.

Дәүләт програмын тормышка ашыруның төп механизмы булып Кырым һәм Акъяр үсешенең федераль максатчан програмы тора.

2020 елның сентябрендә федераль макстачан програмны 2021-2022 елларда финанслау элек планлаштырганга караганда 20 процентка кимрәк булыр дип хәбәр ителгән иде.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

XS
SM
MD
LG