Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден "Американы коткару планы" тәкъдим итте


Джо Байден.

Ул 1,9 триллион доллар тора. Бу суммага халыкка турыдан-туры түләүләр, кече бизнеска ярдәм һәм вакцинациягә чыгымнар кергән.

АКШ президенты сайлауларында җиңеп чыккан намзәт Джо Байден Америка икътисадына ярдәм планын тәкъдим итте. Әлеге ярдәм илнең пандемиядән зыян күргән икътисадына 1,9 трлн доллар күләмендә ярдәмне күздә тота.

"Американы коткару планы" дип аталган стратегиядә халыкка турыдан-туры акча түләүләр, кече бизнеска ярдәм, шулай ук вакцинациягә чыгымнар да каралган.

Байден әлеге чараларны кичекмәстән күрергә кирәк дип белдерде. Аның фикеренчә, планны тормышка ашырудан алынган файда чыгымнардан күпкә артыграк булачак. "Бу инвестицияләр яңа эш урыннары булып кире кайтачак..., бу исә озак вакытка сузылган икътисади зыянны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Бу кризислы мизгелдә... без тик тора алмыйбыз" диде Байден.

Планга ярашлы, бер триллионга якын доллар миллионлаган америкаларга бер тапкыр түләүләргә тотылачак. Бу турыда карар декабрьдә кабул ителгән иде. 415 миллиард доллар пандемия белән көрәшкә һәм вакцинациягә китәчәк, тагын 440 миллиард кече бизнеска ярдәм буларак карала.

Байден планында шулай ук фатирны арендалап торучыларны фатирдан куып чыгаруны тыюны сентябрьгә кадәр озайтыла, шулай ук банкларга ипотека кредитын түли алмаган кешеләрнең милеген тартып алырга да рөхсәт ителмәячәк. Моннан тыш, документта минималь хезмәт хакын федераль дәрәҗәдә сәгатенә 15 долларга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.

АКШ Конгрессында демократлар лидерлары сайланган президент програмын хуплап каршы алды.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG