Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда пикет уздырган өчен тоткарланучылар Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән


Руслан Зиннәтуллин.
Руслан Зиннәтуллин.

2020 елда пикет белән чыккан һәм җавапка тартылган җиде активист Европа кеше хокуклары мәхкәмәсеннән яклау эзли.

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин, активистлар Алексей Бояров, Дмитрий Блюм, Тимур Төхвәтуллин һәм Элвира Бутакова, Джульетта Магомеднабиева һәм Андрей Бояршиновлар ялгыз пикетларда тоткарланып мәхкәмә тарафыннан төрле җәзаларга хөкем ителүләрен канунга туры килми дип белдерә. Алар дөреслек эзләп Евроап кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Зиннәтуллин 15 майда Казанның Идел буе районы хәрби комиссариаты каршында гаскәргә мәҗбүри чакыруга каршы ялгыз пикет уздырган булган. Мәхкәмә Зиннәтуллинга 30 сәгать мәҗбүри эш җәзасы биргән.

Тагын дүрт активист 21 августта, Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный кома хәленә калгач, ялгыз пикетларга чыккан булган. Мәхкәмә аларга 20 дән алып 30 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, Бутаковага 10 мең сум штраф хөкеме чыгарган.

Магомеднабиева һәм Бояршинов 1 августта Хабаровски краеның элеккеге губернаторы Сергей Фургалны яклап ялгыз пикет уздырган. Магомеднабиевага 20 сәгать мәҗбүри эш җәзасы биргәннәр, Бояршиновны җиде тәүлеккә сак астына алганнар.

Канунга ярашлы, ялгыз пикетлар хакимият белән килештерүне таләп итми. Шуңа карамастан, Татарстанда 2019 елда ук ялгыз пикетта торучыларның кайберләрен тоткарлап, мәхкәмә аша җәзага тарту очраклары булды. 2020 елда пандемия сәбәбе белән мондый акцияләр тагын тыела башлады, аерым алганда, полиция ялгыз пикетны киңкүләм чара итеп күрсәтеп, пандемия чикләүләре ярдәмендә аларны канун бозу дип карарга тырышты дип искәртә Коммерсант.

Казан активистларына Страсбург мәхкәмәсенә шикаять язарга "Апология протеста" юристы Данил Нургалиев ярдәм иткән. Аның сүзләренчә, шикаять бирүчеләр Русия хакимияте аларның фикер белдерү ирегенә, азатлыгына һәм шәхси кагылгысызлыгына, гадел мәхкәмә тикшерүенә һәм кеше хокукларының Европа карарында гарантияләнгән башка хокукларын бозды дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG