Татарстан дәүләт шурасы митинглар уздыруга яңа таләпләр кертүче канун өлгесен караячак. Аерым алганда, митинг оештыручыларның хакимияткә аны килештерү өчен язган гаризасына банк хисабын да теркәргә тиеш булачак. Бу таләп митингта 500 дән артык кеше катнашкан очракларга карый дип яза Коммерсант.
Татарстанның "Халыкның җыеннар, митинг, демонстрация, йөреш һәм пикетлар уздыруга хокуклары үтәлүен тәэмин итү" турындагы төбәк канунына үзгәрешләр кертүне Татарстан хөкүмәте тәкъдим итә. Үз чиратында, бу үзгәрешләр 2020 елда "Бердәм Русия" Русия думасына керткән, һәм президент Владимир Путин имзалаган канунга нигезләнә. Ул канунга ярашлы, ачык чараларны исемен атамаган затлар, чит ил кешеләре, "ят агент" дип табылган сәүдәгә корылмаган оешмалар, 16 яшьтән яшьрәкләр һәм юридик теркәлүе акча күчерелгәнгә кадәр бер елдан да азрак булган оешмалар уздыра алмый. Чарада 500 дән дә артык кеше катнашса, оештыручы гаризасында банк хисабын күрсәтергә тиеш була. Митинг узгач, аны уздыруга киткән акчалар турында түрәләр алдында хисап ясау таләбе дә куела. Бу хисапны хакимият эчке эшләр бүлегенә дә җибәрергә тиеш. Митингларны финанслау кагыйдәләрен бозган өчен зур штрафлар каралган.
Татарстанда протест чаралары уздыручылар республикада "ачык чараларны канун бозмыча уздырып булмый башлады" дип зарлана. Хокук яклаучылар гаризада банк хисабын күрсәтү таләбе митингты тыярга тагын бер сәбәп булачак, һәм җыеннар иреге файдасына түгел дип саный.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!