Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гадел Русия", "Русия ватанпәрвәрләре" фиркаләре һәм Прилепин фиркасе берләшә


Захар Прилепин

Мәскәүдә өч фирканең берләшү җыены уза.

Русия думасында үз фракциясе булган "Гадел Русия", "Русия ватанпәрвәрләре" фиркаләре һәм язучы Захар Прилепинның "Дөреслек өчен" фиркасе эшчәнлекләрен бергә алып барачак.

Әлеге өч фирка 2021 елның көзендә узачак Русия думасы сайлавы алдыннан берләшә. "Гадел Русия" җитәкчесе Сергей Миронов сүзләренчә, берләшүдән соң барлыкка килгән яңа фирка "Гадел Русия – Ватанпәрвәрләр дөреслек өчен" социалистик фиркасе" ("Социалистическая партия "Справедливая Россия – Патриоты за правду") дип аталачак. Кыскача атамасы "Гадел Русия – Дөреслек өчен" ("Справедливая Россия – За правду") булачак.

Миронов фиркане җитәкләвен дәвам итәчәген әйтте. Шул ук вакытта аның ике рәистәше булачак – Захар Прилепин һәм хәзерге вакытта "Русия ватанпәрвәрләре"н җитәкләүче Геннадий Семигин.

Миронов бу берләшүне "сул ватанпәрвәрлек көчләренең" берләшүе дип атады.

Берләшү җыенында катнашучыларны Русия президенты Владимир Путин котлаган. Ул берләшкән фирканең "алда торган сайлауда лаеклы рәвештә чыгыш ясаячагына" ышаныч белдергән.

• "Гадел Русия" үзе дә өч фирка берләшүдән барлыкка килгән иде. Ул вакытта "Ватан", Пенсионерлар фиркасе һәм "Тормыш фиркасе" кушылды. Бу 2007 елдагы Русия Думасы сайлавы алдыннан булды. Бу адымнан соң "Гадел Русия" Русия думасына үтте һәм хәзергә кадәр анда фракциясен саклап килә. Фирка үзен сул карашлы оппозицион көч буларак таныта, ләкин иң мөһим мәсьәләләрдә гел Владимир Путинны яклап чыга.

• "Дөреслек өчен" фиркасе узган елда оешты, аның әгъзалары арасында Иван Охлобыстин, Стивен Сигал кебек танылган артистлар, публицист Николай Стариков, Донбасста сугышта үзләрен "ЛНР" һәм "ДНР" дип танытучы, Кремль ярдәме белән оештырылган фентәчел төркемнәр ягында сугышкан хәрбиләр бар. Ике фирканең кушылу уңаеннан чыгарылган манифестында "Русия Донбасс халкының ("Донецки халык республикасы һәм Лугански халык республикасы"ның) үбилгеләнүенә хокукын танырга тиеш" диелә.

• Прилепин берничә ел дәвамында "ДНР"да "майор" булып исәпләнде. Соңгы айларда аның оппозициянең урам чараларына каршы тору өчен Захар Прилепин гвардиясе дип аталган хәрби төркем төзүе һәм Лубянка мәйданына Феликс Дзержинский һәйкәлен кайтару инициативасы игътибарны җәлеп итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG