Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 елда Русиядә һәр унынчы бизнес ябылырга әзерләнә


Эшмәкәрләр тауар һәм хезмәтләргә ихтыяҗның коронавирус пандемиясенә кадәр булган күрсәткечләргә кайта алмавын белдерә һәм дәүләтнең салымнарны киметүенә өметләнә.

2021 ел башында Русиядә бизнес коронавирус пандемиясенең кызган чагындагы кебек үк авырлыклар кичерә. Бу турыда Русия бизнес-омбудсмены Борис Титов аппараты уздырган тикшеренү күрсәткән. Сораштырылган ширкәтләрнең өчтән икесе диярлек тауар һәм хезмәтләргә ихтыяҗның элеккегә кире кайтмавын белдергән.

Урта һәм кече бизнес вәкилләре табыш күләме кимүен, хезмәткәрләргә эш хакын да киметүләрен әйткән. Ширкәтләрнең 40 процентының тауарлары һәм хезмәтләренә ихтыяҗ бер ярым тапкыр һәм тагын да күбрәккә кимегән. Ширкәтләрнең 60 проценты 2020 елда керемнәренең өчтән берен югалткан, 45 проценты эш хакы түләүне киметкән.

2021 елга да эшмәкәрләрнең өметләре зурдан түгел ди тикшеренү авторлары. Сораштырылган эшмәкәрләрнең 19,1 проценты гына 2020 ел югалтулары акрынлап кире кайта дигән. Һәр унынчы (9,7 процент) ширкәт ябылырга әзерләнә диелә тикшеренүдә.

Әлеге хәлдән чыгу өчен дәүләт салымнарны бераз киметсә яки салым җыю тәртибен үзгәртсә, яхшы булыр иде дигән эшмәкәрләр. 66,8 процент шулай дип белдергән. Эшмәкәрләрнең 46,8 проценты бизнесны карантинга япмау да җитә дигән.

Көзен Татарстан эшмәкәрләре пандемиянең икенче дулкыны баруын һәм аның беренчесеннән дә авыррак булуын Азатлыкка сөйләгән иде. Карантинга ябылмаса да, хезмәтләр һәм тауарларга ихтыяҗ кимү аркасында бизнесның кереме нык кимеде. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте бизнеска ниндидер өстәмә ярдәм күрсәтмәде, булган ярдәмнәр дә җитәрлек дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG