Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активисты, тикшерү комитетына мөрәҗәгате кире кагылгач, мәхкәмәгә шикаять тапшырды


Раушан Вәлиуллин (уртада) 23 гыйнварда күтәреп чыккан плакаты белән

Элегрәк тикшерү комитеты аның шикаятен тикшерүдән баш тарткан.

Бүген, 25 февральдә Чаллыдагы тарих укытучысы, активист Раушан Вәлиуллин полиция хезмәткәрләренең гамәлләрен тикшерүне сораган шикаятенең тикшерү комитеты тарафыннан кире кагылуын карауны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Вәлиуллин полиция хезмәткәрләре аны 23 гыйнварда тоткарлаганда канун бозган булу мөмкинлеген тикшерүне сораган булган.

23 гыйнварда Чаллыда узган ризасызлык чарасында аны тоткарлап "Центральный" полиция бүлегенә алып киткәннәр. Анда аның әләмен һәм митингка күтәреп чыккан плакатын, шулай ук телефонын алганнар. Вәлиуллин полиция хезмәткәрләренең аңа медицина битлеген алыштыру мөмкинлеге бирмәвен дә белдерә. Соңрак Чаллы мәхкәмәсе, рөхсәтсез митингта катнашкан өчен дип, Вәлиуллинга 10 мең сум штраф җәзасы билгеләде. Шул ук вакытта, Вәлиуллин әйтүенчә, мәхкәмә аны тоткарлаган вакытта булган канун бозуларга игътибар итмәгән.

30 гыйнварда активист полиция хезмәткәрләренең канун бозуын тикшерүне сорап тикшерү комитетының Чаллы бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул шәхси әйберләренең алынуын, битлек алыштыру мөмкинлеге бирелмәвен тикшерүне һәм шәхси әйберләренең кире кайтарылуын сорый. Вәлиуллин эчке эшләр министрлыгына да да шундый ук мөрәҗәгать юллаган.

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре аңа полиция җитәкчеләренә яки мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.

Вәлиуллинга эчке эшләр министрлыгыннан җавап әле дә килмәгән.

Ул тикшерү комитетына мөрәҗәгатенең кире кагылуын канунсыз дип саный һәм мәхкәмә аша үз мөрәҗәгатенең тикшерелүенә ирешергә тели.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG