Accessibility links

Кайнар хәбәр

Земфираның яңа альбомы чыкты


Земфира

Җырчы соңгы сигез елда беренче тапкыр альбом чыгарды. Ул “Бордерлайн” дип атала.

Башкортстанда туып үскән танылган җырчы Земфира Рамазанова яңа альбом чыгарды. Бу аның 2013 елдан соң беренче тапкыр студиядә яздырган тулы күләмле җыентык иҗат итүе. Альбом 26 февральгә каршы төндә барлык аудиоплатформаларга салынган.

Альбомның чыгуы хакында җырчының җанатарлары җәмгыятенең рәсми сайтында хәбәр ителде.

Альбомга 12 җыр кергән. Аларның икесе видеоклиплар төшерелеп бераз элегрәк дөнья күргән иде.

1976 елда Уфада туган Земфира Тәлгать кызы Рамазанова 1999 елда беренче альбомын чыгарып, урыс телле аудиториядә киң танылды. Егерме елда ул барлыгы сигез тулы күләмле альбом иҗат итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG