Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ шаһзадәсе һәм аның хатыны патша гаиләсе турында зарларын сөйләде


Британия шаһзадәсе Һарри һәм аның хатыны Меган Маркл
Британия шаһзадәсе Һарри һәм аның хатыны Меган Маркл

Шаһзадә Һарри һәм Меган Маркл CBS каналында Опра Уинфрига интервью биргән.

Герцог һәм аның хатыны патшалык вазифаларыннан баш тартканнан соң беренче тапкыр телевидениедә чыгыш ясый.

Британия шаһзадәсе Һарри һәм аның хатыны Меган Маркл АКШтагы CBS телевидениесе каналы алып баручысы Опра Уинфри белән әңгәмәдә катнашкан. Шаһзадә Һарри һәм Меган Маркл Британия патшалыгындагы вазифаларыннан баш тартканнан соң әлегә кадәр интервьюлар биргәне юк иде.

Интервьюда Меган туйдан соң патша гаиләсенең аңа җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясаулардан тыеп торуын сөйләгән. Патша гаиләсе үз әгъзаларын яклар өчен алдарга да әзер, ә шаһзадәне һәм аның хатынын яклап бер сүз дә әйтмәде, дигән Меган. Шул ук вакытта үзен гаиләгә кабул итүләрен, патшабикә Элизабетның аңа карата гел бик яхшы мөгамәләдә булуын әйткән.

Меган шулай ук патшалык вазифаларыннан баш тартканга кадәр бу хәлне авыр кичерүен, үз-үзенә кул салу уйлары булганын да сөйләгән.

Аның сүзләренчә, ул авырлы вакытта патша гаиләсендәге кайберәүләр баланың тәне ни дәрәҗәдә кара булыр икән дип кызыксынганнар. Ул бу кешеләрнең исемен атамаган, ә бу турыда ире Һарри сөйләгәнен әйткән. Һарри бу сүзләргә шаккатуын белдергән.

Меган сөйләгәнчә, аңа беренче улларына шаһзадә титулы тиеш түгеллеген, һәм балага сакчылар бирелмәячәген әйткәннәр. Соңыннан махсус бу бала өчен әлеге традицияне үзгәртергә теләүләрен белдергәннәр.

Шаһзадә Һарри патша гаиләсенең Меган Марклның нинди расадан булуын тикшергән британ сары басмаларын хөкем итеп чыкмавын искәрткән. Парламентта 70тән артык әгъза медиада шундый язмаларга каршы чыкты дигән.

Узган елның гыйнварында шаһзадә Һарри һәм Меган Маркл патшалык гаиләсендәге вәкаләтләреннән һәм Британия тәхетенә дәгъва кылудан баш тартуларын белдерде. Алар патша гаиләсен рәсми тәкъдим итүдән туктады, дәүләттән акча алмый башлады. Аннары алар АКШка күченде.

Меган Маркл – Британия шаһзадәсенә кияүгә чыккан беренче мулат һәм актриса. Алар 2018 елның маенда өйләнеште. Бер елдан беренче уллары туды. Хәзер алар икенче сабыйларын көтә. Ул кыз бала булачак диелә.

Британиянең The Times газеты үз чыганакларына таянып язганча, патша гаиләсе шаһзадәнең һәм аның хатынының әлеге интервьюсын үзенә каршы "сугыш ачу" дип бәяләгән. Журналистларга билгеле булганча, патшабикә Элизабет интервьюны карарга җыенмый, шулай итеп ул үзенең һәм яраннарының моннан җитдиерәк проблемнар белән шөгыльләнүен күрсәтергә тели.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG