Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитетына "Вагнер төркеме" кылган газаплаулар һәм җәза турында шикаять тапшырылган


Сүриядә Русия сугышчылары, иллюстрацион фото.

Сүриядә 2017 елда үтерелгән Мөхәммәт атлы ирнең туганы "Вагнер хәрби ширкәте" сугышчылары булуда шикләнелүче затларга каршы җинаять эше ачуны таләп итә.

Сүриядә аеруча рәхимсез рәвештә үтерелгән Мөхәммәт атлы ирнең туганы әлеге җинаятьне кылуда "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" дип аталган төркемнең сугышчылары гаепле дип саный. Аларны җавапка тартуны таләп итеп, Сүрия ватандашы Русия тикшерү комитетына шикаять биргән. Бу турыда "Новая газета"га әлеге кешенең адвокаты Илья Новиков сөйләгән.

"Русия кануннарына ярашлы, дәүләт үз ватандашларының чит илләрдә кылган җинаятьләрен тикшерергә бурычлы. Тикшерү комитеты, тиешле бөтен мәгълүмат бер ел элек үк рәсми рәвештә тапшырылуына карамастан, әлегә кадәр тикшерү эшен башламады" дигән Новиков.

Үтерелгән ирнең туганы җинаять эше "аеруча рәхимсез рәвештә үтерү" маддәсе белән ачылырга тиеш дип саный. Ул шулай ук Вагнер ширкәте яллаган сугышчыларны хәрби җинаятьләр кылу нисбәтеннән тикшерүне таләп итә. Новая газета 2020 елның ноябрендә бу очракны турында Русия тикшерү комитететына мөрәҗәгать иткән булган, ләкин комитет җавап бирмәгән. Мөрәҗәгатьтә шикләнүчеләрнең "Вагнер төркеме"нә кагылышы булуына дәлилләр китерелгән диелә. Җинаять корбанының гаиләсе Сүриядән киткән.

2019 елда "Новая газета" бу хәлләрне тасвирлаган материал чыгарган иде. Анда Вагнер ширкәтенең Русиядән ялланган сугышчылары Сүрия кешесен газаплап үтерүгә катнашы булырга мөмкин диелә. Редакция җинаятьтә катнашучыларның берсенең шәхесен ачыклый алган – ул Вагнер ширкәтенә 2016 елда килеп кушылган 30 яшьлек Станислав Дычко дип белдерелә.

"Новая газета" чыгарган видеоязмада урысча сөйләшүче һәм униформа кигән берничә кеше тоткынны кувалда белән кыйнап үтерүе, аннары пычак белән башын кисүе, кулларын көрәк белән чабып өзүе, гәүдәсен аягыннан элеп куеп, яндырулары күренә.

Гарәп медиалары язганча, үтерелгән кешенең исеме – Мөхәммәт Таха Исмаил Әл-Абдулла. Аны Сүрия хөкүмәте гаскәренә алганнар, ул гаскәрдән качкан, ләкин аны тотканнар. Үтерү 2017 елда Сүриянең Хомс төбәгендә Шаир җирлегендә булган дип фаразлана.

  • "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлеге, ул дәүләт хәрби оешмалары балансында һәм юридик затлар реестрында күрсәтелми, ләкин аның сугышчылары, журналист тикшеренүләренә карый, Сүриядә һәм Украина көнчыгышында хәрби операцияләрдә катнашкан. Вагнер ширкәте әгъзалары шулай ук Африка илләрендә хөкүмәт һәм сәнәгать объектларын саклый, җирле хәрбиләрне өйрәтә.
  • Медиа "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" Русия президенты Владимир Путинга якын булган Петербур эшмәкәре Евгений Пригожин акчасына тотыла дип саный. Пригожин ширкәтләре белән шулай ук "Евро Полис" ширкәте дә бәйләнгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG