Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танзания президенты Джон Магуфули вафат


Джон Магуфули.
Джон Магуфули.

Магафулины коронавирусны танымаучы дип атыйлар иде. Ул вирусны үләннәр һәм догалар белән дәваларга киңәш итте, Танзания эпидемияне җиңде диде.

Танзания президенты Джон Магуфули 61 яшендә вафат булган. Бу хакта илнең дәүләт телевидениесе аша вице-президент Самия Сулуху Хәсән хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Магуфули Танзания башкаласы Дар-эс-Саламе шәһәрендәге хастаханәдә йөрәк чиреннән үлгән. Әлеге авыру белән ул соңгы ун елда интеккән диелде.

Магафули үлеменнән соң илдә ике атналык матәм игълан ителде. Танзания конституциясенә ярашлы вице-президент Хәсән Магафули мөддәте тәмамланганчы президент булачак дип искәртә BBC News

Соңгы тапкыр халык арасында Джон Магуфули 27 февральдә күренде. Март башында җирле оппозиция лидерлары президентны Кениядә коронавирус белән хастаханәгә салганнар дип белдерде.

Магафулины коронавирусны танымаучы дип атыйлар иде. Ул вирусны үләннәр һәм догалар белән дәваларга киңәш итте, Танзания эпидемияне җиңде диде. Илдә ковид йоктыру турында статистика чыгарылмады, ә хөкүмәт вакцина сатып алудан баш тартты.

Магуфули Танзанияне 2015 елдан җиткәкли. 2020 елда ул икенче мөддәткә сайланган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG