Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Lancet: 65 яшьтән өлкәннәрнең COVID-19ны кабат йоктыру куркынычы зуррак


Дания галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

65 яшьтән өлкәнрәкләрнең COVID-19 вирусын кабаттан йоктыру куркынычы зуррак. Бу хакта Дания галимнәренең тикшерүендә әйтелә. Аның нәтиҗәләре The Lancet фәнни журналда басылып чыкты. Тикшерү 4 млн кеше тапшырган (Дания халкының 69 проценты) 10 млн ПЦР-тест анализына нигезләнгән.

"Күпчелек кеше SARS-CoV-2 инфекциясен кабаттан йоктырудан сакланган. Табигый ки, 65 яшьтән яшьрәкләрнең кабат инфекцияләрдән саклануы 80 процент тәшкил итә", ди галимнәр. 65 яшьтән өлкәнрәкләр тагын вирус йоктырудан 47 процентка гына сакланган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле дөньяда 121 млн кеше коронавирус йоктырган, 2,6 млн кеше үлгән. Вакциналаштыру програмы 2020 елның декабрендә башланды. Февраль ахырында кайбер илләр пандемиянең өченче дулкыны килүе турында белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG