Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исландиядә Фаградалсфьяль вулканы ата башлады


Янар тау якын-тирәдәге авыл-шәһәрләргә куркыныч тудырымый диләр.

Исландиядә җомга кич Фаградалфьяль вулканы атылып чыга башлады. Ул илнең көньяк-көнбатышындагы Рейкьянес ярымутравындана урнашкан. Исландия башкаласы Рейкьявиктан 40 километр чамасы.

Соңгы тапкыр әлеге вулкан ким дигәндә 800 ел элек аткан. Кайбер галимнәр алты мең ел дип әйтә.

Белгечләр вулкан атуын алдан көткән иде, соңгы өч атнада 40 меңләп җир асты тетрәүләре сизелгән.

Әлеге атылып чыгу көчле түгел диләр, янар тау авызында 500-700 метрлык ярык барлыкка барлыкка килгән, лава якынча бер километрга аккан. Якын-тирәдәге авыл-шәһәрләргә куркыныч тудырымый диләр. Яна таудан ерак түгел урнашкан Кеблавик халыкара һава аланы эше туктатылып торган.

2010 елда Эйяфьядлайёкюдль вулканы ату сәбәпле Европа һава киңлегенең күп өлеше берничә көнгә ябылган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG