Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 400дән артты


22 мартта тагын дүрт кешенең үлеме турында хәбәр иттеләр.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда COVID-19дан үлүчеләр саны 400дән артып китте. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Дүшәмбе министрлык тагын дүрт кешенең үлеме турында белдерде. Бу – 1937 һәм 1939 елгы ир-атлар, 1947 һәм 1954 елгы хатын-кызлар диелә. Шуның белән хәзер Татарстанда коронавирустан барлыгы 402 кеше үлгән дип санала.

Рәсмиләр белдерүенчә, узган тәүлектә республикада тагын 45 кеше коронавирус йоктырган, шулай итеп COVID-19 диагнозы барлыгы 19 066 кешегә куелган. 15 796 кеше савыккан диелә.

Хәзер Татарстанда коронавируска каршы 113 215 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 75 меңе икенче доза алган.

Моңа кадәр Роспотребнадзор апрель уртасына кадәр Татарстанда чикләүләрне йомшартырга җыенмавын белдерде. Коронавирустан кала, республикада гриппның В штаммы таралу куркынычы турында кисәткән иде рәсмиләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG