Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балалар мәктәп төзүне сорап тезләнеп төшкән роликны прокуратура тикшерә


Акция Казанның Вишневка һәм Привольный бистәләрендә узган.

Татарстан прокуратурасы Казандагы Вишневка һәм Привольный бистәләре кешеләре оештырган акциянең канунга ярашлыгын тикшерә. Акция барышында балалар карга тезләнеп, "Школа" дигән сүз ясаган. Әлеге роликка прокуратура игътибар итүе хакында Татарстан прокурорының медиалар белән эшләүче ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгән дип яза Inkazan.

Видео интернетта чыккан. Аның астындагы язуда бистә кешеләренең мәктәп төзелгәнен көтә-көтә хәлләре бетүе әйтелә. "Бюрократия һәм администрациянең вәгъдәләрен үтәмәве белән көрәшергә көч калмады" диелә язмада.

Прокуратура әлеге акцияне оештыручылар ни дәрәҗәдә хокукый эш итүенә бәя бирәчәк диелә.

"Бу торак пунткларында транспорт белән килү һәм социаль инфраструктура проблемнары бар. Бу проблемнар җирле әһәмияткә ия мәсьәлә булып тора, алар муниципаль хакимият тарафыннан хәл ителергә тиеш һәм хәл ителәчәк тә" дигән Галиев.

Прокуратура мондый акцияләргә балаларны җәлеп итү ярамый дип саный, дигән ул.

Вишневка һәм Привольный бистәләрендә ата-аналар күп еллар дәвамында балаларын үз машиналары белән якындагы мәктәпкә йөртергә мәҗбүр, бистәләрдәге юллар да җимерек дип искәртә Idel.Реалии.

2021 елның мартында Вишневка һәм Привольный бистәләреннән 156нчы мәктәпкә кадәр мәктәп автобусы йөри башлаячак диелде. Ләкин ата-аналар проблем моның белән генә хәл ителми диде. Соңрак әлеге бистәләрдә мәктәп ниһаять төзеләчәк, аңа урын да сайланган дигән мәгълүмат чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG