Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы "вакцина паспортлары"н кертүне хупламый


Гомум фото.
Гомум фото.

Оешма вәкиле моны вакцина кадаткан кешеләрнең коронавирус таратучы булу-булмавының төгәл билгеле түгеллеге белән аңлата.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 прививкасын раслаган сертификатлар, икенче төрле әйткәндә "вакцина паспортлары"н кертүне хупламый. Оешма вәкиле моны вакцина кадаткан кешеләрнең коронавирус таратучы булу-булмавының төгәл билгеле түгеллеге, шулай ук прививка ясый алмаган кешеләргә карата дискриминация белән аңлатты.

"Паспортлар" кертү тарафдарлары мондый чара икътисади активлыкны тиз торгызырга ярдәм итәчәк һәм COVID прививкасын ясатканнарга чит илләргә иркен хәрәкәт итү мөмкинлеген бирәчәк дип саный.

Юлчылар арту сәбәпле, кайбер АКШ һава ширкәтләре вакцинацина ясатмаганнарга очкычта очуны тыя ала. Нью-Йорк штаты дигиталь "вакцина паспортлары"н кертү сынавын башлады.

Шул ук вакытта, АКШ президенты Джо Байденның медицина киңәшчесе Энтони Фаучи әйтүенчә, АКШ хөкүмәте мондый програмны башларга уйламый. Ул мондый адымнарның рәсми булмаган дәрәҗәдә кабул ителүе мөмкинлеген кире какмый. Күптән түгел Флорида губернаторы Рон Десантис үз штатында теләсә нинди "вакцина паспортын" куллануны тыю турында боерык чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG