Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан прокуратурасы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесендә 44 миллион сумлык мөлкәт тапкан


Ул аны декларациягә кертмәгән булган.

Башкортстанның ЮХИДИның (Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе) районарга теркәү-имтихан бүлегенең элекке башлыгында 44 миллион сумлык күчемсез милекләр вә машиналар ачыкланган. Бу хакта прокуратура хәбәр итә. Юл хәрәкәтенең элекке хезмәткәре милекнең килеп чыгу канунилыгын раслый алмаган.

Башкортстан прокуратурасы әйтүенчә, әлеге ир кеше гомуми мәйданы 700 квадрат метрдан артык булган өч офис бинасын вә фатир, коттеджлар төзелгән элиталы бистәдә җире белән йорт һәм ике зур машина сатып алган.

Милекне салым оешмасыннан яшерү өчен ир кеше аны якын туганнарына рәсмиләштергән. Әлеге туганнарның шулай ук ул кадәр әйбер сатып алу өчен финанс мөмкинлеге булмавы ачыкланган. Нәтиҗәдә эчке эшләр хезмәткәре абруен төшерү белән бәйле гамәл кылганы өчен бүлек башлыгы эштән алынган. Прокуратура бу милекне кулга алырга һәм киләчәктә аны дәүләтка кайтарырга уйлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG