Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киберһөҗүмнәр тикшерү кысаларында Русия илчесен Швеция тышкы эшләр министрлыгына чакырганнар


Швециянең спорт конфередациясенә 2017-2018 елларда хакерлар һөҗүм иткән, моңа Русиянең катнашы булырга мөмкин диелә.

Русиянең Швециядәге илчесе Виктор Татаринцев Швеция спорт федерациясенә ясалган киберһөҗүмнәр сәбәпле бу илнең тышкы эшләр министрлыгына чакыртылган.

Дипломатның аңлатма бирүен көтәбез, дигән Швеция тышкы эшләр министры Анна Линде. Twitter-да ул оешманың мәгълүматы конфиденциальлеге "кабул итмәслек һәм җитди" бозылуын язган.

Анна Линде шулай Швеция прокуратурасының бу турыда хисабын да чыгарган. Анда 2017 ел декабреннән 2018 ел маена кадәр спорт конфедерациясенең берничә тапкыр хакер һөҗүменә дучар ителүе әйтелә.

Швед ягы әлеге гамәлләр допингка каршы милли һәм халыкара оешмаларга (WADA, USADA кебек) һөҗүмнәрнең бер өлеше дип саный. Швеция прокуратурасы әлеге һөҗүмнәргә Русия хәрби көчләренең баш штабы, аерым алганда, саклану министрлыгының 26165нче бүлеге катнашы бар дип белдерә. Хакерлар Швеция спортчыларының медицина мәгълүматын урлый алган диелә.

Шул ук вакытта Стокһольмдагы прокуратура киберһөҗүмнәрне тикшерү туктатылуы хакында хәбәр итте. Бу мәхкәмә эше өчен яки Швециягә мәҗбүри рәвештә күчерү өчен шартлар булмавы белән аңлатылды.

"Эхо Москвы" Dagens Nyheter газетына сылтанып әлеге һөҗүмнәрне Fancy Bear төркеме эшләгән булырга мөмкин дип яза. Әлеге төркем берничә ел элек Көнбатыш илләре спортчыларының аларга кануни рәвештә допинг кабул итәргә хокук бирә торган терапевт белешмәләре турында сөйләгән иде. Fancy Bear Русия тышкы күзләү хезмәте белән бәйләп карала. Русия нинди дә булса киберһөҗүмнәргә катнашы барлыгын һәрвакыттагыча инкарь итеп килә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG