Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда башкорт театры янә "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен күрсәтә


Камал театры каршында ялгыз пикет

Әлеге спектакльгә каршы татар активистлары апрель дәвамында пикетларга да чыкты.

17 апрельдә Казанда Камал театрында Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры режиссер Айрат Абушахманов куйган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен күрсәтә. Башкорт театры бу спектакльне өченче тапкыр алып килә.

Быел моңа каршы Бөтентатар иҗтимагый үзәге вәкилләре Казанда 12 һәм 14 апрельдә пикет уздырды. Алар спектакльне афишадан алуны таләп итте.

Әйтик, ТИҮ активисты Ринат Йосыпов башкорт театры алып килгән "Зөләйха күзләрен ача" спектакле татар халкын кимсетә, дип саный.

"Хәзер Гаяз Исхакый вакыты булса, ул бу хурлыктан Америкага китер иде. Камал театры бу спектаклне күрсәтмәскә тиеш. Татарстан Башкортстанга караганда алга киткән. Шуңа күрә башкортлар бу спектакльне Казанга алып килеп татарларга бер үч эшләгән кебек аңлашыла", дип белдерде.

Йосыпов, Гафури театры әлеге спектакльне Казан гастрольләренә махсус керткән, дип әйтте.

"Татарлар бит Уфага барып башкортны кимсетеп йөрми. Һәм башкортлардан да без үзебезгә карата шушындый мөгамәлә көтәбез. Бу әсәр татарны чып чын кимсетү. Ә бу әсәр бер винегрет кебек. Милләтләр арасында дуслык булырга тиеш", дип җиткерде.

Активист Рәфкать Ибраһимов та "Зөләйха күзләрен ача" әсәренең китабын да, киносын да татар халкы кабул итмәде, спектаклен дә кабул итмәс, диде.

"Бу әсәр татар халкын хурлап, мыскыл иткән әсәр. Башкортстанда бу китапка карата бездә нинди караш булганны белмәделәрме икәнни? Китапны язучының фамилиясе татарныкы булса да, ул бит татар халкының менталитетын белгән кеше түгел. Ул бу әсәрен татарның гореф-гадәтләрен күз алдына китереп язмаган", дип белдерде.

Моңа кадәр татар активисты Илшат Мостафин даТатарстан мәдәният министрлыгы каршында "Министр Әюпова! Татар халкын мыскыл итә торган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен күрсәтмәскә, дигән шигар күтәреп ялгыз пикет уздырды.

Башкорт театры Гүзәл Яхина романы буенча "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен 2018 елда сәхнәләштерде. 2019 елда ул "Алтын битлек" бәйгесендә "сәхнә теленә уңышлы күчергән өчен" җюриның махсус бүләгенә лаек булды. Гафу театрының ул иң уңышлы спектакльләренең берсе, аны театрны "туендыручы спектакль" дип тә атадылар. Абушахманов Зөләйханы башкорт киеменә киендергән. Шагыйрә Нәҗибә Сафина "монда Зөләйха образы бөтенләй калмаган диярлек, спектакль коточкыч шартларда исән калу турында. Зөләйха башкорт киемнәреннән чыга, бусы да татар милләте мәсьәләсеннән качу өчен булса кирәк", дигән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG