Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Татарстанда электр энергиясен җитештерү 18 процентка кимегән


Бу алга таба тарифлар артуга китерергә мөмкин дип кисәтә рәсмиләр.

2020 елда пандемиядә кертелгән чикләүләр сәбәпле Татарстанда электр энергиясен җитештерү 18 процентка кимегән. Бу хакта бүген республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Казанда ачылган халыкара энергия нәтиҗәлеге һәм экология форумында белдерде.

"2020 елда электр энергиясен куллану биш процентка азрак булды. Бу пандемия йогынтысы. Ә электр энергиясен җитештерү 18 процентка кимегән. Шул ук вакытта Русиянең бердәм энергия системында кимү күрсәткече өч процент булган. Бу безнең станцияләр электр энергиясен азрак җитештереп чыгарган дигән сүз. Татарстанның зур станцияләрен генә алсак та, электрны эшкәртеп чыгару 20 процентка кимегән. Җитештерүнең сүлпәнәюе барлык станцияләрдә дә күзәтелә. Иң күбе Зәй ГРЭСында булды. Анда электр энергиясен эшкәртү ике тапкырга төште", диде ул.

Альберт Кәримов сүзләренчә, алга таба бу хәл тарифларның артуына китерергә мөмкин.

"Электрны эшкәртеп чыгару кимүе станцияләрнең егәрлеге артуына китерә. Ягъни безнең ширкәтләрнең федераль челтәр ширкәрләреннән кабул иткән энергия куәте дүрт тапкырга күбәйде. Бу федераль челтәрләргә түләү артачагын аңлата. 2022 елда әлеге хезмәт күрсәткән өчен түләүләр чыгымнардан өч тапкырга күбрәк булырга тиеш. Мондый карар кабул ителгән очракта, бу тарифлар артуга китерәчәк. Безнең бурыч – яңа юллар эзләргә кирәк", диде министр.

Электр энергиясенә бәяләр артса, кулланучылар энергияне үз чыганакларыннан ала башлаячак, дип кисәтте Альберт Кәримов. Аның сүзләренчә, бүген бу күрсәткеч энергия куллануның дүрт процент өлешен алып тора.

2020 елгы нәтиҗәләр буенча Татарстан икътисадында энергия сыйдырышлыгы, 2019 ел белән чагыштырганда, биш процентка кимегән. 2007 ел белән чагыштырсак, бу күрсәткеч 28 процентка төшкән. Татарстан рәсмиләре 2024 елга аны 24,8 процентка җиткерергә җыенуын белдерде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың тулай төбәк җитештерү күләме 2020 елда (ВРП) 4 процентка кимегән дип белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG