Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Казанда Русия премьеры Михаил Мишустин белән очрашты


Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов
Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов

Русия премьер-министры Казанда 29-30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара шурасы утырышында катнашу өчен килде. 

28 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында Русия премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашты.

Миңнеханов Мишустинга тиз арада күрсәтелгән федераль ярдәм өчен рәхмәт белдерде дип хәбәр итә Татарстан президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада эпидемилогик вазгыять турында сөйләгән. Бүген Татарстанда коронавирус йоктыручыларның рәсми саны көненә 30-35 кеше тәшкил итә. Миңнеханов сүзләренчә, хәзер бөтен көч вакцина ясатуга юнәлгән.

"Барлыгы 293 мең комплект вакцина килде, 234 мең кешегә ясатылды. Көн саен биш меңнән артык кешегә вакцина ясала. Без бу санны арттыру өчен эшлибез", дигән президент.

Русия премьер-министр Казанда 29-30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара шурасы утырышында катнашу өчен килде.

Евразия икътисади берлеге — халыкара икътисади интеграция оешмасы, аңа Русия, Беларус, Әрмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан керә.

Чарада катнашу өчен Казанга шулай ук Беларус һәм Казакъстан премьер-министрлары Роман Головченко һәм Аскар Мамин килде.

Шура утырышында эчке базар эшчәнлегенә, таможня-тариф көйләвенә, космик тикшерүләрдә хезмәттәшлек итүгә аерым игътибар биреләчәк диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG