Accessibility links

Кайнар хәбәр

Crew Dragon-1 галәм корабы Җиргә әйләнеп кайтты


Соичи Ногучи һәм Майкл Хопкинс
Соичи Ногучи һәм Майкл Хопкинс

Җиргә дүрт астронавт кайтты.

SpaceX ширкәте NASA килешүе кысаларында Халыкара галәм станциясенә беренче даими миссиясен уңышлы тәмамлады.

2 майга каршы төндә Crew Dragon-1 галәм корабы Халыкара галәм станциясеннән чыгып китеп, 6,5 сәгатьтән соң Флорида яр буенда Мексика култыгына килеп утырды.

Җиргә NASA астронавтлары Майкл Хопкинс, Виктор Гловер, Шеннон Уокер һәм япон астронавты Соичи Ногучи кайтты.

Crew Dragon-1 экипажы Халыкара галәм станциясендә ярты ел эшләде.

Хәзер станциядә 9 апрельдә Союз МС-18" корабында килгән "Роскосмос" космонавтлары Олег Новицкий һәм Петр Дубров, NASA астронавты Марка Ванде Хай, апрельнең икенче яртысында Crew Dragon-2 корабында килгән NASA астронавтлары Меган Макартур һәм Шейн Кимбро, Европа галәм агентлыгы (ESA) астронавты Томас Песке һәм япон астронавты Акихико Хосидэ эшли дип искәртә "Интерфакс".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG