Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 40 процент халкы коронавирустан вакцина ясатырга теләми


Гомум фото
Гомум фото

Социологик тикшеренүдә 1,6 мең кеше катнашкан.

Русиядә яшәүчеләрнең 40 проценты COVID-19дан вакцина ясатырга теләми. SuperJob эш эзләү онлайн хезмәте шундый нәтиҗәгә килгән. Сораштыруда катнашучыларның бары 20 проценты гына вакцина ясатачагын әйткән.

Һәр бишенче респондент вакцинаны чит илгә чыгар өчен мәҗбүри шарт булган очракта ясатачагын белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 42 проценты бернинди очракта да вакцина ясатмаячагын җиткергән. Калган 20 процент респондет бу сорауга җавап бирергә кыенсынган.

Чит илгә чыгу хакына COVID-19дан вакцина ясатырга күбрәк яшьләр әзер. 34 яшькә кадәрле кешеләрнең 26 проценты уңай җавап биргән. 35-44 яшьлекләр арасында бу күрсәткеч 16 процентны тәшкил итә.

Социологик тикшеренү 13-14 майда үткәрелгән. Аны SuperJob эш эзләү онлайн хезмәте оештырган. Сораштыруда коронавирустан вакцина ясатмаган 1,6 мең кеше катнашкан. Тикшеренү Русиянең барлык федераль бүлгесендә 406 торак пунктта үткәрелгән.

Моңа кадәр дөньяда иң абруйлы The Lancet медицина журналында "Спутник V" вакцинасы турында мәгълүмат шикле дигән мәкалә дөнья күргән иде. Аерым алганда, Русиядә җитештерелгән "Спутник V" (ГамКовидВак) коронавирус вакцинасы клиник сынауларының өченче өлеше турындагы мәгълүмат һәм аның нәтиҗәле, куркынычсыз булуы хакында нәтиҗәләренә җитди шик белдерелә. Бу хакта төрле илләрдән эпидемиология һәм биология галимнәре уртак мәкаләсендә язылды.

Бүгенгә Татарстанда 290 меңнән артык кеше вакцина ясаткан. Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов вакциналау без теләгәнчә бармый дип белдергән иде. Ул көненә 10 мең кешегә вакцина ясатырга кушты. Ләкин Татарстанда вакциналау көненә 4-5 мең кешедән дә артмый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG