18 май Татарстанның Актаныш районында узган Татарстан һәм Башкортстан парламентларының мәгариф комитетлары уртак утырышында туган телләрне саклау турында уртак документ кабул ителде. Очрашуда Татарстан ягыннан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Дәүләт җыены – корылтае рәисе Константин Толкачёв катнашты.
Резолюциядә туган телләргә милли ассимиляция янавы, ата-аналарның бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар бирмәве язылган, ләкин федераль үзәк алып барган милли сәясәткә карата фикер әйтелмәгән.
Резолюциядә язылганча, ике парламент та республикаларның дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдә килештерелгән хезмәттәшлек алып барырга, федераль кануннарны камилләштерүдә тәкъдимнәр әзерләргә, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә алмашырга, татар һәм башкорт теле укытучыларын төбәктәге өстәмә белем бирү институтларына стажировкага җибәрү мөмкинлеген карарга килешкән. Татарстан белән Башкортстан фәннәр академияләрендә вакытлыча фәнни-тикшеренү коллективы булдыру мәсьәләсен карарга һәм уртак фәнни җыен үткәрергә сөйләшкәннәр. Шулай ук резолюциядә югары уку йортлары, халыклар ассамблеясы, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сүз бара.
Утырыш барышында Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачёв милли мәктәпләрнең хокукый статусын булдырырыга чакырды. Моңа кадәр Башкортстан депутатлары Русия думасына "Мәгариф турыда" федераль канунына милли мәктәпләргә кагылышлы үзгәреш тәкъдим иткән иде. Аерым алганда, канунга "этномәдәни мәгариф оешмасы" термины кертеп җибәреп, бу термин белән туган телләр өйрәнелә торган мәктәпләрне атарга тәкъдим ителә.
"Милли телләрне яклау төбәк вәкаләте карамагында гына түгел, бу мәсьәлә федераль канун белән идарә ителә... Бүген хокукый буталчык хөкем сөрә. Әйтик, башкорт мәктәбендә ата-аналар белем бирү телен үзгәртә ала, ә ана теле итеп башка телне сайлый ала. Беренчедән, бу туган телдәге мәктәпләрне булдыру идеясенең мәгънәсен бетерә. Икенчедән, ата-аналар арасында каршылык туа. Өченчедән, мәктәп мондый бурычны башкарып чыгара алмый. Без милли мәктәпләргә хокукый статус биреп, аларның аерым бер территориягә бәйләп куймаска чакырабыз", диде Толкачев.
Резолюциядә Башкортстан милли мәктәпләргә кагылышлы канун өлгесен Татарстан Дәүләт шурасы хуплавы язылган.
"Уртак документ кабул ителә икән, аны барлык парламентлар да карарга мәҗбүр булачак. Без аны Русия думасына, Федерация шурасына юлларбыз. Без аны канун өлгесе итеп яза алабыз", диде Мөхәммәтшин.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!