Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Рус дөньясы Русия белән рухи берлектә булучыларны берләштерде"


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстанда рус теле көнен бәйрәм иттеләр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия белән рухи берлектә булучыларны рус дөньясы берләштерде дип белдерде. Бу хакта ул бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган рус теле көне бәйрәмендә әйтте.

"Русия президенты Владимир Путин хаклы рәвештә билгеләгәнчә, рус дөньясы Русия белән рухи берлектә булган, ватаныбыз белән элемтәне тойган, үзен рус теле, мәдәнияте һәм рус тарихын йөртүче дип санаучы бөтен кешене җыйды һәм берләштерде. Рус теленең байлыгы рус мәдәниятенең күпкырлы булуын гына түгел, ә Русия халыкларының рухи мирасының тирәнлеген дә ачарга мөмкинлек бирә. Күп гасырлар буена бергә-бергә яшибез, ватаныбызда һәркем өчен туган телнең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен беләбез", дип чыгыш ясады ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов рус иҗат әһелләре белән очрашты. Очрашу вакытында рус милли-мәдәни оешмасы Татарстанның 44 районда үз бүлекчәләрен ачып эшләвен сөйләде. Аерым алганда, саф татар районнары саналган Мөслимдә дә бүлек ачылганын хәбәр иттеләр. Утырышта Рөстәм Миңнехановтан рус фольклоры үзәгенә яңа бина сорадылар. Президент мәсьәләне хәл итәргә ышандырды.

"Рус дөньясы" төшенчәсе Русиянең Кырымны анексияләвеннән соң активлашты. Шушы шаукымда әлеге идеяны рус милләтчеләре дә күтәреп алды. 2015 елда Казанда узган рус маршында "Татарлар – рус дөньясының бер өлеше" шигаре кулланылды.

Шул ук елны Русия мөселманнары диния идарәсе рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Русия җитәкчелегенең "Рус дөньясы"н гына булдырырга тырышуын тәнкыйтьләп чыккан иде.

"Русия Конституциясенә күрә, дәүләт идеологиясе булмаска тиеш. Әмма чынлыкта хакимияттәге элита идеология үсентеләрен әзерли, ә аның формуласы нигезендә "Рус дөньясы" яңадан тудырылачак, бу концепциядә исламның урыны да һәм аның роле дә исәпкә алынмый", дип белдергән иде Мөхетдинов.

Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Мария Липман: "Рус дөньясы белән Русиянең чит җирләрне яулавы аңлатыла. "Анда урысларны эзәрлеклиләр" дип Русия чит илгә гаскәр җибәрә", дип рус дөньясы идеологиясенә үз аңлатмасын китергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG