Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия байрагын салдырган өчен Рига мэрына илгә керүне тыйдылар


Мартиньш Стакис

Мартиньш Стакис хоккей дөнья чемпионаты вакытында Русия әләмен Русия олимпия комитеты әләменә алыштырган иде. 

2021 елның маенда Латвиядә хоккей дөнья чемпионаты вакытында Русия дәүләт флагын Русия олимпия комитеты флагына алыштырган өчен Рига мэры Мартиньш Стакиска Русия керү тыелган. Бу турыда Русия тышкы эшләр минитсрлыгы сүзчесе Мария Захарова әйтте.

Захарова Стакисның бу гамәлен "сәяси хулиганлык" дип атады, моның белән шөгыльләнгәнче, Русия төбәкләре белән икътисади багланышларны җайлау ягын карасын иде диде.

Русия дәүләт байрагы башка илләрнең байрагы белән Рига үзәгендә эленгән булган. Русия тышкы эшләр министрлыгы бу әләмнең алынуын "Русия дәүләт символикасына хөрмәтсезлек" дип атады. Русия флагын куллануны тыя торган Дөнья допингка каршы агентлык (WADA) чикләүләре бу очракта кулланыла алмый, чөнки алар спорт чарасын уздыру урынына гына кагыла дип белдерде министрлык.

Шул ук көнне Стакис һәм Латвия тышкы эшләр министры Эдгар Ринкевич Рига үзгеннән Беларусның дәүләт байрагын да алган, һәм аның урынына оппозиция куллана торан ак-кызыл-ак төстәге әләм урнаштырган. Стакис Беларус дәүләт флагын алуны аңлатып "дәүләти террорчылык белән шөгыльләнүче режимны символлаштыручы" флагны урынсыз дип әйткән.

Беларус моңа җавап итеп Латвия илчесен һәм Минскида Латвия илчелегенең барлык хезмәткәрләрен илдән җибәрде. Латвия дә моңа каршы Беларус дипломатларын илләренә кайтарды. Соңрак Беларус баш прокуроры Стакис һәм Ринкевичка каршы милли нигездә дошманлык уяту маддәсе белән җинаять эше ачты.

2019 елның декабрендә WADA зур күләмле допинг кагыйдәләрен бозу очраклары Русиягә карата чикләүләр кертте. Карарга ярашлы, Русия спортчылары Олимпия уеннарында һәм дөнья беренчелекләрендә үз дәүләте байраклары астында чыгыш ясый алмый. Моннан тыш, Русия хакимияте хезмәткәрләре һәм Русия Олимпия комитеты һәм Паралимпия комитеты җитәкчелегенә халыкара спорт чараларына килүне тыйды. Бу чикләү дүрт ел дәвамында гамәлдә булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG