Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кировта Азат Мифтаховны яклап пикет узды


Федор Калинин

Пикет Мифтахов утырган тикшерү изоляторы янында узды. 

Кировта 24 июльдә активист Федор Калинин хулиганлыкта гаепләнеп алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән математик Азат Мифтаховны яклап ялгыз пикетка чыкты. Пикет Мифтахов утырган тикшерү изоляторы янында булды. Изолятор Нократ елгасы янында урнашкан.

"Минем артымда "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан өчен алты елга ябылган МДУ аспиранты утыра. Минем алдымда - шәһәр яр буе, ял итәр, йөрер өчен тыныч, матур урын. Монда шат, ләкин күбрәк фәкыйрь, капитал белән куылган кешеләр йөри. Алар бу диварлар артында барыбыз өчен дә тигезлек һәм бәхет турында уйлар белән яшәгән талантлы математик утырганын белми дә", дип язды Калинин Facebook-та.

Активист пикеты 10-20 минут дәвам итте. Аның янына килүчеләр дә булды, күпләр кызганыч белдерде, ачуланучылар да бар иде.

Азат Мифтаховны Мәскәүнең "Бутырка" тикшерү изоляторыннан Киров шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторына җибәрелүе турында 15 июльдә билгеле булды. Аның кайсы колониядә утырачагы әлегә әйтелмәде.

Мәскәү изоляторында математик 2,5 ел утырды.

9 июньдә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Мифтаховны хулиганлыкта гаепле дип таныган Головинский районы мәхкәмәсе карарын гамәлдә калдырды.

18 гыйнвар Мәскәүнең Головино мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховны 2019 елның гыйнварында "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепле дип тапты. Мифтахов алты елга ирегеннән мәхрүм ителде. Мәхкәмә Азат Мифтахов, Елена Горбань һәм Андрей Ейкинны сәяси нәфрәт мотивлары белән хулиганлык кылуда гаепле дип таныды. Әлеге өчлек "Народная самооборона" төркемендә катнашкан, сүз куешып план төзегән, "тәрәзә ватар өчен" махсус предмет һәм төтен шашкасы тапкан диелә хөкем карарында. Горбань — дүрт, Ейкин ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов белдерелгән гаепне танымады. "Бердәм Русиягә" карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан азаплаулар хакында белдергән иде.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG