Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтай депутатлары республика башлыгына намзәт булырга теләүчеләргә яңа таләпләрне Башкортстан Конституциясенә кертерргә җыена.
Парламент спикеры Константин Толкачев сөйләвенчә, республиканың иң югары вазифадагы заты турындагы канунга Башкортстан башлыгы булып Русия ватандашы, Русиядә даими яшәүче һәм чит ил ватандашлыгы, башка дәүләттә яшәргә рөхсәт бирүче башка документы булмаган кешеләр сайлана ала дигән бүлек өстәү күзаллана.
Моннан тыш, Башкортстан башлыгына чит ил банкларында хисаплар ачу, акчаларын һәм кыйммәтле әйберләрен саклау тыела.
"Дәүләт хакимиятен системынла эшләүчеләргә ике ватандашлыкны һәм чит банкларында хисаплар ачуны тыю нормага әйләнде. Әлеге вакытта республика Конституциясен үзгәртү эшләре барганлыктан, бу хакта да Төп канун текстына теркәп кую дөрес дип саныйбыз", дип китерә Толкачев сүзләрен Башкортстан матбугат чаралары.
Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр турындагы канун өлгесен республика башлыгы Радий Хәбиров парламентка май аенда керткән иде. Үзгәрешләр Русиянең узган ел үзгәртелгән Конституциясенә яраклаштыру кысаларында кертелә. Барлыгы 170 тәкъдим, шуларның 144е төп канунның үзенә, калганнары республика кануннарына кагыла.
2020 елның җәендә "халык тавыш бирүе" нәтиҗәсендә Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, илдәге төбәкләр дә үзләренең кануннарын шуңа яраклаштырырга тиеш.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!