Халыкара олимпия комитеты (ХОК) Токиодагы Уеннарда җиңел атлетика Беларус җыелма такымы баш тренеры Юрий Моисевич һәм такым вәкиле Артур Шимакның аккредитациясен алды. ХОК алар йөгерешче Кристина Тимановскаяны Токиодан көч белән Беларуска кайтарырга тырышкан дип саный.
Әлеге хәлне тикшерү дәвам итә. Моисевич һәм Шимак беренчеләрдән булып ХОК санкцияләренә эләкте, чөнки элегрәк интернетта аларның Тимоновская белән сөйләшү язмасы чыкты. 19 минут дәвам иткән аудиода алар елый торган спортчы кызны Токиодан Беларуска кайтып китәргә өнди.
1 август көнне Беларус олимпия комитеты Кристина Тимановскаяны ярышлардан читләштерде. Спортчы комитет вәкилләре аны Беларуска кайтырга мәҗбүр итәләр, дип белдерде. 2 август көнне Тимановкая 200 метрга йөгерештә катнашырга тиеш булган. Ярышлардан читләштерүне Тимановская Беларус җитәкчелеген тәнкыйтьләве белән аңлатты.
Токио һава аланына килгәч, Тимановская полициягә мөрәҗәгать итте, Халыкара олимпия комитетыннан ярдәм сорап видео яздырды. Ул Беларуста сәяси эзләрлекләүдән куркуын белдерде, Япония полициясе ярдәмендә Токиода кала алды һәм соңрак аны Польша кабул итте. Пәнҗешәмбе матбугат очрашуында Тимановская интернетта таралган аудио чын дип белдерде.
Беларус дәүләт олимпия комитеты тренер Тимановскаяны ярышлардан медиклар киңәше белән читләштергән дип белдерде. Табиблар кызның эмоциональ һәм психологик хәле өчен борчылган. Беларус әлеге мәсьәләдә ХОК белән тыгыз элемтәдә эшли диелә.
Тимановская әлеге вакытта Польшада. Спортчы сүзләренчә, ул спорт карьерасын дәвам итәргә тели һәм әгәр Беларуста аңа куркыныч янамаса, ул туган иленә кайтырга әзер.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!