Татарстанда 2021 елның гыйнвар-июнь айларында 25,53 мең кеше үлгән. Бу узган елның шул ук вакыт аралыгына караганда 9,2 процентка күбрәк. Бу саннарны Росстат китерә.
Шул ук вакытта туучылар саны быелның беренче яртыеллыгында узган елдан 2,9 процентка кимегән диелә. Ел башыннан республикада 19,7 мең бала туган.
Аннан алда быелның май аенда Татарстанда үлемнәр саны өч процентка диярлек арткан дигән сан чыккан иде. 2021 елның биш аенда Татарстанда үлемнәр узган ел шушы айларга караганда 12 процентка артыграк булган диелде.
Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр иткәнчә, COVID-19 пандемиясе барышында Татарстанда 637 кеше бу вирустан үлгән. Барлыгы 24436 кеше яңа төр коронавирус йоктырган, соңгы тәүлектә тагын 49 кешегә әлеге диагноз куелган диелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!