Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укучылар саны арту сәбәпле Казанда укытучылар һәм балалар бакчалары җитми


Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов

Казанның 79 мәктәбендә укучылар икенче сменада укырга мәҗбүр. 7,2 меңгә якын бала балалар бакчаларына чиратны көтә.

Яңа уку елында Казанда мәктәпләргә 160 меңгә якын укучы барачак, бу узган ел белән чагыштырганда 11 меңгә күбрәк. Алар арасында 20 мең укучы беренче сыйныфка барачак. Моның хакта шәһәр мэриясендә узган утырышта Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

1 сентябрь Казанда ике яңа мәктәп ачылачак: "Арт Сити" бистәсендә "Унбер" лицее һәм "Салават күпере" микрорайонында "Бионика" мәктәбе. Тик бу уку йортлары дефициты мәсьәләсен хәл итми, ди мәгариф идарәсе башлыгы.

"Укучылар саны артуы әлегә икенче сменадан баш тартырга мөмкинлек бирми. Күп бала укыган 79 мәктәптә без ике сменадан баш тарта алмыйбыз. Икенче сменада чыгарылыш сыйныфларда булмаган 17 проценттан артык бала укыячак. Мәктәпләрдә күп бала укуы – күп кеше яши торган микрорайоннар һәм бистәләр мәсьәләсе", диде Ризванов.

Шулай ук укучылар саны артуы аркасында Казан мәктәпләрендә мөгаллимнәр дә җитми, диде ул. Соңгы 5 елда гына башкала мәктәпләренә 1,5 мең яшь укытучы килгән. 1 сентябрьгә кадәр мәктәпләргә әле 500ләп яшь укытучы килүе көтелә.

Моннан тыш, урыннар җитмәве балалар бакчаларында да сизелә. Бакчага бару өчен чиратта хәзерге вакытта 7,2 меңгә якын бала тора. Иң зур дефицит "Весна", "Победа", "Арт Сити", "Салават Күпере", "Изумрудный город", "Солнечный город" бистәләрендә теркәлгән, диде Ризванов.

Элегрәк Татарстан мәгариф министры 2020-2021 уку елында татар теле һәм әдәбиятын Татарстан укучыларының 65 проценты өйрәнүен хәбәр иткән иде. Республика мәгариф системында 3525 туган тел (урыс теле түгел) һәм әдәбият укытучысы эшли, шуларның 3,4 меңе – татар теле мөгаллиме.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG